Панча Ишварамс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Панча Ишварамс latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Панча Ишварамнар (Шиваның биш сыену урыны) (там. பஞ்ச ஈஸ்வரங்கள்) Шива Һинд дине Ходае хөрмәтенә төзелгән булган. Гыйбадәтханәләр Шри Ланканың яр буе янында төрле юнәлешләрдә урнашкан. Һинд дине тарафдарлары ышанулары буенча бу биш сыену урыны Равана вакытында ук булган. Бу гыйбадәтханәләр Шри Ланкада Португалия колониаль чоры вакытында таланган һәм җимерелгән булган.

Эрудит галим һәм тарихчы, Доктор Пауль Э. Пьери 1917 елда Патша Азия Җәмгыяте җыелышында (Цейлон бүлеге) игълан иткәнчә:[1]

Виджаяның килүенә кадәр Ланкада Шиваның биш танылган Ишварамнары булган алар белән бөтен Һиндстанда сокланганнар һәм аларга табынганнар."

Панча Ишварамнарның Исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Сурәт Юнәлеш Шри Ланка районнары Мәгълүмат
Нагулешварам Overgrown Statues.jpg Төньяк Җаффна районы Нагулешварам шулай ук "Кеерималай Ковил" дип атала һәм Кеерималайда урнашкан.
Кетхеешварам ஈழத்து திருக்கேதீஸ்வர ஆலய கோபுரம் (மன்னார்).jpg Төньяк Көнбатыш Маннар районы Кетхеешварам яки Тируккетишварам ул Теварам поэмаларында дан җырланган Шиваның 275 Паадал Петра Стхаламнарның берсе.
Конешварам Sri Lanka-Trincomalee-Tempel.JPG Көнчыгыш Тринкомалее районы Конешварам яки Тируконешварам биш Ишварамнар арасында иң популяр булып тора. Конешварам шулай ук "Тхен Кайлаям" буларак билгеле (Көньякның Кайлашы), чөнки ул Гималайлардагы Кайлаш Тавы белән бер озынлыкта.[2]
Мунешварам Munneswaram.jpg Көнбатыш Путталам районы Риваять буенча, Рама Мунешварамга Равананы җиңгәннән соң зиярәт кылган.
Тондешварам TenavaraiTemple.jpeg Көньяк Матара районы Тондешварам яки Тенаварам гыйбадәтханәсе башка Ишварамнардан архитектур стиле белән аерылып тора.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The Hindu Legacy to Sri Lanka By Nirmala Ramachandran, Stamford Lake (Pvt.) Limited, 2004
  2. [1] Ceylontoday (2014-01-26 02:05:00).