Пан Пан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пан Пан latin yazuında])
Пан Пан Патшалыгының якынча урнашу урыны.

Пан Пан яки Панпан ул безнең эраның 3-енче гасырыннан 7-енче гасырына кадәр булган дип ышанылган кенчкенә Һинду Патшалыгы. Ул Малайя ярымутравының көнчыгыш ярында урнашкан дип ышаныла, ул Келантанда яки Малайзиядә, Теренггануда урнашкан булган дигән фикерләр бар.[1] Бу Таиландның, Сурат Тһани Провинциясенең Ампһое Пһунпһини янында.[2] Ул Пан тан ига (Паттани Патшалыгына) бәйле булган дип ышаныла, ул шул ук даирәне күп гасырлар соңрак биләп торган һәм якындагы Малай төбәкләре белән чагыштырып караганда мәдәнияттә һәм телдә берникадәр аермалары бар.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу патшалык турында мәгълүмат аз. Патшалык Дһармасету җитәкчелеге астында Шривиджайя тарафыннан безнең эраның 775 елында яулап алынган булган.[3] 424 елдан 453 елга чорда, патшалык Кытайга беренче миссияләрен җибәргән.[4]:52 Биредән әйтелгәнчә Каундинья II Сиам Култыгының башка ярында Фунань Патшалыгына Һинд динен янә керткән.[5] Кытай Көньяк һәм Төньяк Династияләре вакытында, 529, 533, 534, 535 һәм 571 елларда Пан Пан Патшалыгы Кытайга ясак җибәргән булган.[6] 616 һәм 637 елларда, Пан Пан Патшалыгы Танг династиясенә ясак җибәргән булган.[7]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Dougald J. W. O'Reilly (2007). Early Civilizations of Southeast Asia. Rowman Altamira. ISBN 0-7591-0279-1. 
  2. Joachim Schliesinger (2016). Origin of Man in Southeast Asia 3 Volume 3: Indianization and the Temples of the Mainland; Part 3 Pre-Modern Thailand, Laos and Burma. Booksmango. ISBN 1633237273. 
  3. Munoz, Paul Michel (2006). Early Kingdoms of the Indonesian Archipelago and the Malay Peninsula. Singapore: Editions Didier Millet. pp. 130–131. ISBN 981-4155-67-5. 
  4. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  5. Hall, D.G.E. (1981). A History of South-East Asia, Fourth Edition. Hong Kong: Macmillan Education Ltd.. pp. 38. ISBN 0-333-24163-0. 
  6. Annals of Liang dynasty. Annals of Chen dynasty
  7. Annal of Tang dynasty. Foreign countries at the South.