Паола мәчете (Мальта)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Паола мәчете (Мальта) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Паола мәчете
мальт. il-Moskea Raħal Ġdid
Malta - Paola - Triq Kordin - Mosque 01 ies.jpg
Ил Мальта
шәһәр Паола, Dom Mintoff Road
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Нигезләүче Мөәммәр әл-Каддафи
Төп даталар:
1978 (төзелеш башланган)
1982 (җомга намазлары укылган)
1984 (рәсми рәвештә ачылган)
Халәте гамәлдә

Паола мәчете (мальт. il-Moskea Raħal Ġdid), Мәрьям әл-Батул мәчете, шулай ук Мальта ислам үзәгеМальтаның Паола (Рахал Гдид, Яңа шәһәр) шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, сөнни җәмигъ мәчете. 1702 елдан соң Мальтада төзелгән беренче заманча мәчет. 1978 елда Мөәммәр әл-Каддафи башлангычы белән төзелә башлый, 1982 елдан җомга намазлары укыла, 1984 елда рәсми рәвештә ачыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мальтада мөселман җәмәгатьчелеге чагыштырмача зур түгел. Ил халкының (~397 296 кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Мөселманнар 2003 елда 3000 кеше, шуларның 2250 — чит ил кешеләре, 600 — натуральләшкән Мальта ватандашлары һәм 150 — үз халкы (күпчелеге — мөселманннарга кияүгә чыгып, динен алыштырган хатын-кызлар). 1974 елда йөздән дә кимрәк, 2003 елда 3 мең, 2010 елга 6 000, 2014 елда 10 мең мөселман исәпләнә[1] — аларның күбесе сөнниләр һәм чит ил кешеләре була. Әлеге саннар дөреслеккә туры килмәскә мөмкин, Daily Telegraph(ингл.) мәгълүматы буенча, Мальтада 18 мең качак кына бар — алар күпчелек мөселман ир-атлар[2]. Мөәммәр әл-Каддафи үтерелгәч (2011), 55 мең Ливия ватандашына Мальта виза биргән. Премьер-министр Джозеф Мускат кабинетында Коръән тотып ант иткән дәүләт хезмәткәре дә бар[3].

Мәрьям әл-Батул мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдә мөселманнар өчен башка намаз уку бүлмәләре дә бар, Мәрьям әл-Батул мәчете илдә рәсми танылган һәм проект буенча төзелгән мәчет булып тора. Аның каршында мөселман башлангыч мәктәбе (мәдрәсә) эшли[4]. Мәчет 1978 елда дөньяда ислам динен тарату белән шөгыльләнүче Ливия хөкүмәт оешмасы — «Дөнья ислам бергәлеге» (ингл. World Islamic Call Society) тарафыннан төзелә. 1975 елның 21 апрелендә Ливия Мальта хөкүмәтеннән мәчет өчен 6 700 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге сатып ала. Мәчетнең проектын төзүче — Ливия архитекторы Мөхәммәд Габид әл-Шөкри (Mohammed Abid Elshukri). Мальта инженеры Альфред Бальзан (Alfred Balzan) җитәкчелегендә Gebco International Ltd. ширкәте 1978 елда төзелешне башлаган. Беренче таш 1978 елның 2 июлендә халык алдында тантаналы чара барышында Мөәммәр әл-Каддафи тарафыннан салына. 1982 елда җомга намазлары укыла башлый, 1984 елда Мальта белән Ливия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куярга килгән Ливия Җәмәһириясе башлыгы (1969—2011), полковник Мөәммәр әл-Каддафи белән Мальта премьер-министры (1971—1984) Доминик Минтофф(рус.) катнашында рәсми рәвештә ачыла. Төзелешне Ливия финанслый, Доминик Минтофф хөкүмәте дә үз өлешен кертә. Мәчетне һәм манараны төзү бәясе — 900 мең Мальта лирасы(ингл.). Башта мәчет, нигездә, Мальтага Ливиядән эшкә килгән мигрант-мөселманнарга хезмәт күрсәтү өчен дип билгеләнгән була.

Мәчет белән мөселман җәмгыяте әгъзалары идарә итә һәм Мальта хөкүмәте дини эшләргә тыкшынмый. Илнең президенты, премьер-министры, католик дине башлыгы, илчеләр үз вакытында мәчеткә һәм мәктәпкә визит ясаганнар.

Мөселман башлангыч мәктәбе (мәдрәсә)[5] — дөньяда уникаль мәктәп, чөнки аның укучылары — мөселманнар, укытучыларның 80% ы һәм хәтта директоры — католиклар булган[6].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет гомуми мәйданы 6 700 квадрат метр булган, Мальта ислам үзәге дип аталган комплекста урнашкан. Комплекста, мәчеттән тыш, ислам мәдәни үзәге, мәдрәсә, имам йорты, ишегалды, бакча, мөселман зираты бар. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку бүлмәләре булдырылган. Мальта хөкүмәте мөселман хатын-кызларга йөзләрен тулысынча каплап йөрүне хупламый. Алар закон буенча, кирәк булганда, мәсәлән, фотога төшү өчен йөзен ачарга тиеш.

Мәчет известь кулланып төзелгән, штукатурланган һәм яшел, сары һәм алсу төскә буялган. Манарасы сигез кырлы, биеклеге 31,5 метр. Яшел төскә буялган гөмбәзе бар. Соңгы вакытта үткәрелгән төзәтү эшләре вакытында манарадагы алсу төс бетерелеп, ачык яшел төскә буялган.

Мәчет иртәнге 8 дән кичке 10 га хәтле ачык. Җомга намазлары көндезге 1 дә укыла. Сөнниләрдән тыш, исламның башка агым вәкилләренә дә, башка диннәрне тотучыларга да мәчеткә керү ирекле.

Мәчеттә аралашу өчен гарәп теле һәм инглиз теле кулланыла. Азан тавышы урамга яңгыратылмый.

Имам — Мөхәммәд Әл Сади (Mohammed El Sadi) (Гарәп-Израиль конфликты(ингл.) вакытында Фәлистыйннан килгән Мальта ватандашы).

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]