Папиллома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Папиллома latin yazuında])
Папиллома
Саклык белгечлеге Онкология
NCI Thesaurus идентификаторы C7440[1] һәм C3713[1]
 Папиллома Викиҗыентыкта

Папиллома (имчәксыман шеш) — яссы эпителийдан үскән һәм аның өстендә имчәк рәвешендә калкып чыккан зарарсыз шеш. Бу авыруның сәбәбе — вируслы инфекция. Күп вакыт ул җенси якынлык вакытында күчә. Авыру : шулай ук шәхси гигиена чаралары аркылы (сөлге, мунчала, гомуми ванна : яки унитаз) аркылы да йогарга мөмкин. Авыруның үзенчәлекле симптомнары юк. Уңайсызлык тудырмаса, күпләр аның барлыгын белми дә йөри. Кешеләрдә папилломатозга (тире яки лайлалы тышчада бер урында бик күп папилломалар барлыкка килү) китерә торган 300 тип вирус барлыгы билгеле. Шуларның 15 төре хатын-кызларның аналык муентыгының лайлалы , тышчасында үзгәрешләр барлыкка китерә һәм кайвакыт бу хәл яман шешкә әверелә. Әгәр папиллома вируслары йокса, үсеш 3 юнәлештә барырга ; мөмкин: вируслар үзеннән-үзе бетә, иммунитет көчсезләнеп, баш күтәрер өчен уңай шарт булганын көтеп тора яки папилломалар бик тиз үрчеп китеп, папилломатозга әйләнә. Соңгы очракта процесс онкологик катлаулануга— яман шешкә китерергә мөмкин. Шуңа күрә үзләрендә кайбер үзгәрешләр ; сизгән хатын-кызлар регуляр рәвештә тикшерелеп торырга тиеш. Моның : өчен аларга ягым (мазок) бирергә, аналыкны тикшерү — кольпоскопия (аналык муентыгының җиңсә янын һәм җиңсәнең лайлалы тышчасын тикшерү ысулы) процедурасын узарга кирәк, чөнки хатын-кызларда аналык яман шеше сөт бизе яман шешеннән кала икенче урында тора.

Папилломатозга китерүче вируслар йөклелек өчен куркыныч тудырмый, тик бала туу юллары аша узганда, вирусның анадан балага йогу куркынычын инкяр итеп булмый. Ирләр өчен бу вирус куркынычмы соң? Кайбер очракта аның нәтиҗәсе аяныч халәткә — җенси әгъзаның, туры эчәкнең, арт юл каналының һәм бот арасының яман шешенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә ир-атларга бу әгъзаларны авырту булмаса да тикшереп тору, тиредә үзгәрешләр барлыкка килсә, табибка күренү шарт. Вирустан саклануның иң ышанычлы ысулы — вакытында вакцинация уздыру. Моның өчен җилкә мускулына 3 укол ясау таләп ителә. Беренче укол мөрәҗәгать итү көнендә, икенчесе—2 айдан, ә өченчесе—бай вакыт узгач ясала. Вакцинациянең икенче этабыннан соң бу вирусларга каршы иммунитет барлыкка килә. Папиллома вируслары белән көрәшү өчен башка дарулар әлегә юк.

Папилломатозга каршы вакцинацияне җенси тормыш башлаганчы, 9 яшьтән 26 яшькә кадәр уздырырга тәкъдим ителә. Вакцинация ясатканчы, вирус инде йокмаганмы икәнен тикшерергә кирәк, әгәр организмда^ вируслар табылса, профилактика уздыруның файдасы булмаска мөмкин.

Конъюнктива папилломасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аяклы папилома[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аяклы папиллома — инфекцион чир, тудыргычы — кешенең папилома вирусы, өстәвенә тудыру вакытында йогышлы тудыру юлларыннан узганда йоктыру нәтиҗәсендә бала йоктыра ала.

1. Гистология бокалсыман күзәнәкләр булган, пролиферацияләнүче мөгезләнмәүче яссы кабырчыклы эпителийның тигезсез катламы белән капланган фиброваскуляр төш ачыклый (рәс. 15.2а).

2. Төрле яшьтә билгеләнә

3. Билгеләре. Күп санлы һәм кайвакыт ике яклы була алган папилломалар ешрак лимб өлкәсендә (рәс. 15.2б), яшь итендә (рәс. 15.2в) яки гөмбәз өлкәсендә урнаша (рәс. 15.2г).

4. Кечкенә чыганакларны дәвалау гадәттә еш үзеннән-үзе бетү өчен таләп ителми. Зур папилломаларда эксцизия яки криотерапия кулланалар. Кабатлануларда — а-интерферонның субконъюнктиваль инъекцияләре, митомицин С тамызу яки эчкә циметидин (тагамет).

Беркетелгән папиллома[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беркетелгән (неопластик) папиллома асылы инфекция түгел.

1. Гадәттә урта яшьтә билгеләнә.

2. Билгеләре. Күз алмасы конъюнктивасында (рәс. 15.2д) яки лимб өлкәсендә ешрак берьяклы барыш (рәс. 15.2е).

3. Дәвалау. Эксцизия.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.