Эчтәлеккә күчү

Паразитлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Паразитлык latin yazuında])
Паразитлык
Сурәт
... хөрмәтенә аталган паразит[d]
Пиктограмма
 Паразитлык Викиҗыентыкта
Литогнат балыгы теле урынын алган балык паразиты, Cymothoa exigua кысласы

Паразитлык - организмнар башка төрләрне яшәү урыны итеп кенә түгел, ә даими азык чыганагы итеп тә файдалана торган бергә яшәү формасы. Организмнар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең антибиозга караган бер төре.

Кешенең кан күзәнәкләре арасындагы трипаносомалар

Дистәләрчә мең төр паразитик формалар билгеле. Аларның 500 тирәсе — кеше паразитлары. Паразит организмнар кешенең барлык органнарында да, шул исәптән яшәү өчен мөһимнәрендә дә була ала.

Шуңа күрә паразитларны өйрәнү кешедәге авыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен кирәк. Паразитлар авыл хуҗалыгына да зур зыян китерә. Аларның тереклек эшчәнлеген, таралу юлларын, аларга каршы көрәш чараларын паразитология фәне өйрәнә.

Гомуми тасвирлама һәм мисаллар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паразитлар канда гына түгел, тукымаларда да, тән куышлыкларында да урнаша. Мәсәлән, үгез тасма суалчаны личинкасы пешеп яисә кыздырылып җитмәгән ит белән кеше эчәгенә эләгә, анда 9— 10 метрлы олы затка әверелә. Суалчан нечкә эчәктәге матдәләр белән туена. Ул, үзенең бөтен тән өслеге белән суырып, хуҗаны өлешчә азыксыз калдыра.

Тасма суалчаннар — фәкать паразитик яшәеш алып баручы организмнар. Аларның үсеш циклы гадәттә хуҗа алмашыну белән беррәттән бара.

Үсемлекләр дә паразитлардан интегә. Бигрәк тә паразитик гөмбәләр һәм бактерияләр киң таралган. Алар агач һәм үләннәрнең вегетатив органнарында урнашып, үсемлекләрдә авырулар китереп чыгара.

Югары төзелешле үсемлекләрдә иң күп таралган паразитлар — Фитофтора ыругыннан булган гөмбәләр. Бу ыругның кайбер төрләре барлык үсемлекләргә дә эләгә, чөнки алар билгеле бер группа үсемлекләргә генә специальләшмәгән. Кайберләре кокос пальмаларында яки томатта, яисә борычта һ.б. була. Фитофтораның бәрәңгене бозучы төре барыбызга да билгеле. XIX гасыр уртасында бу гөмбә аркасында хасил булган бәрәңге череге бөтен Европага тарала һәм массакүләм ачлыкка китерә. Әле хәзер дә, чәчү материалын агулы химикатлар белән эшкәртүгә һәм фитофторага каршы торучы сортлар чыгарылуга карамастан, бәрәңге череге күп таралган еллар була.

Башка түбән төзелешле гөмбәләр — ончыл чык, тутык гөмбәләре — шулай ук бөртекле һәм башка авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерә.

Чәчәкле үсемлекләр арасында да паразитлар бар. Алар бигрәк тә тропик киңлекләрдә киң таралган. Уртача киңлекләрдә дә очрыйлар. Тышкы паразитларның тәне хуҗа тәненә тулысынча кереп бетми, фәкать имгеч органнары гына хуҗа организмның тиресенә кереп кадала. Тышкы паразитлар арасында иң киң таралганнары — чормавык (кычыткан ефәге). Ул күп төрле үләннәрдә һәм куакларда үсә. Чормавык хуҗа үсемлек сабагына уралып, аңа үзенең имгечләре белән ябыша. Чормавыкның яфраклары юк, ул фәкать хуҗа үсемлекнең органик һәм минераль матдәләре исәбенә яши. Күп кенә авыл хуҗалыгы үсемлекләрендә (көнбагыш, киндер, тәмәке) шомбия дигән юан итчән сабаклы, төссез яфраклы хлорофиллсыз үсемлек яши.

Паразит үсемлекләр арасында фотосинтезга сәләтен югалтмаган төрләр дә очрый. Аларда хлорофилл бар, ә хуҗа үсемлекне су һәм минераль тозлар чыганагы итеп кенә файдаланалар. Андый үсемлекләрне ярымпаразитлар диләр. Аларга болын үләннәренең тамырына берегеп яшәүче шөлдерутлар, агач (тополь, юкә һ.б.) ботакларында яшәүче үксә уты, чыпчык җилеме керә. Ярымпаразитлар хуҗа үсемлекнең минераль туклануына зыян китерә һәм корыталар. Үксә уты агачларның үсешен тоткарлый, алар агачта күп урнашса, агач корый.

Бер үк үсемлек бергәлегендә паразитлардан зарарланган да, зарарланмаган да үсемлекләр булырга мөмкин. Бер үк төр эчендә затларның берсе зарарланган, берсе зарарланмаган булырга мөмкин. Шуңа күрә бергәлекләрдә яктылык, су, минераль кушылмалар өчен үсемлекләр арасында конкуренция тигез дәрәҗәдә бармый. Үсемлекләрнең паразитларга каршы торучанлыгын билгеләүче факторларның берсе — генотип. Шуңа күрә паразитларга каршы торучан культуралы үсемлек сортлары чыгару буенча селекция эшләре алып бару бик мөһим.

Паразитлыкның тискәре яклары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрнең паразитлыкка күчүе аңа яшәү өчен көрәштә җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Хуҗа организм паразит өчен азык чыганагы ролен үти, еш кына яшәү урыны һәм дошманнарыннан саклану чарасы да булып тора. Хуҗа тәне үзендә яшәүче организмнар өчен уңайлы һәм тотрыклы микроклимат тудыра, ә тышкы тирәлектә тирбәлешләр һәрвакыт булып тора.

Паразитлыкның, «паразит — хуҗа» мөнәсәбәте озак вакытлы табигый сайланыш процессында стабильләшмәгән очракларда катастрофик нәтиҗәләр күзәтелә. Шул сәбәпле авыл хуҗалыгы үсемлекләренә һәм хайваннарына, җирле корткычларга караганда, читтән кергән корткычлар күбрәк зыян китерә.

Паразитлар, хайваннарның яисә кешенең тәне эчендә урнашып, еш кына хуҗасына уңайсызлык китерә. Паразитик суалчаннарның личинкалары тире яки куышлык тышчалары аша эчкә үтеп кергәндә, бу тукымаларга механик зарар китерәләр. Эре паразитлар — тасма һәм яссы суалчаннар, аскаридалар — йомгаклар хасил итеп, эчәклекнең үткәрмәүчәнлегенә, хәтта аның тышчасы ертылуга да китерергә мөмкин. Паразитларның тереклек эшчәнлеге продуктлары организмнарны агулый. Мәсәлән, малярия плазмодие эритроцитлардан кан плазмасына чыкканда, бирегә алмашу продуктлары да эләгә. Нәтиҗәдә авыруның температурасы күтәрелә — бизгәк өянәге башлана. Кешегә паразитик суалчаннарның агулаучы тәэсире аппетит югалу, азканлылык, тиз ялыгу, йоклый алмау, укшыту, костыру кебек күренешләрдән гыйбарәт. Балаларда физик үсешне генә түгел акыл үсешен дә тоткарлый.

Кеше эчәклегендә яшәүче паразитик суалчаннар күп азык ашый, нәтиҗәдә кеше нык ябыга. Бу бигрәк тә эре суалчаннарга — тасма һәм яссы суалчаннарга кагыла. Еш кына паразитлар хуҗа тәнендә массакүләм урнашалар, ә бу хайваннарны кискен рәвештә зәгыйфьләндерә, алар ерткычларга җиңел корбан була. Авыл хуҗалыгында кигәвеннәр, бөгәлчәннәр зур зыян китерә. Аларның личинкалары атлар, ишәкләр, сарыклар, төньяк боланнарында яши. Төрле личинкалар хайванның тиресе астына, ашказаны-эчәк трактына үтеп кереп, йоткылыкта, лайлалы катламнарда җәрәхәтләр барлыкка китерә.

Кешедә кайбер паразитлар тереклек эшчәнлеген түбәнәйтеп кенә калмый, ә бәлки инвалидлыкка да китерә. Тропик һәм субтропик климатлы илләрдә җепселле суалчан киң таралган. Аларның аталышы тәннәренең җеп формасында булуга бәйле; озынлыклары 5—10 см, калынлыклары 0,2—0,36 мм. Алар, лимфа тамырларына урнашып, лимфа юлларын тыгылдыра һәм лимфа әйләнешенә зыян китерәләр. Зарарланган органның күләме күпкә зурая. Аяклардагы лимфа тамырларының тыгылуы фил авыруына китерә.

Паразитларны файдалы максатларда куллану

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кешенең практик эшчәнлегендә паразитларны йогышлы авыру таратучыларга каршы яисә авыл хуҗалыгы корткычларына каршы көрәштә файдалану буенча эш алып барыла. Бөҗәкләрне яки аларның личинкаларын зарарлаучы түбән төзелешле паразитик гөмбәләр бар. Йорт чебеннәрендә гөмбә китереп чыгарган микоз авыруы еш очрый. Аерым елларны күбәләк, коңгыз гусеницаларының массакүләм һәлак булуы күзәтелә. Бөҗәкләрнең, мәсәлән, черкиләрнең дә паразитлары булу — медицина өчен әһәмиятле. Хәзерге вакытта бөҗәкләр паразиты — гөмбәләр үстерү буенча эшләр планлаштырыла. Хәзер паразитик гөмбәләр белән дулкынчалар, үлән бетләре, нарат ябалакчыклары санын кыскартуда билгеле бер уңышларга ирешелде.

Авыл хуҗалыгы корткычларына каршы биологик көрәштә хәзер хуҗасын һәлакәткә китерә торган паразитик формаларны киң кулланалар. Җайдак бөҗәкләр үз күкәйләрен башкалар күкәенә яисә тәненә сала: мәсәлән, кәбестә ябалакчыклары, кандала-ташбакачыклар һ.б. күкәйләренә, шулай ук олы үлән бетләре һәм төрле күбәләк гусеницалары тәненә. Җайдак личинкалары хуҗасы тукымалары исәбенә яши, ә хуҗа бу очракта һәлак була. Ә кайбер җайдаклар, үзләренең озын күкәй салгычлары ярдәмендә агач кайрысын һәм үзагачны тишеп, кисмәннәр личинкасына да күкәй салырга сәләтле. Җайдакларны лабораторияләрдә үрчетеп, алар ярдәмендә корткычлар санын киметә башладылар. Корткычларга каршы биологик көрәш чаралары хәзер зур әһәмияткә ия һәм киләчәктә авыл хуҗалыгында агулы химикатлар куллануны киметү мөмкин булачак.

Вакытлы паразитлык

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паразитлыкның берничә формасы бар. Хуҗа организм паразит һөҗүменә вакытлыча — паразит тукланганда гына дучар булса, бу — вакытлы паразитлык формасы. Мәсәлән, кандала кешене бөтен дөнья буйлап эзәрлекли.

Кигәвен, черки, көзге чебен, борчалар да — вакытлы паразитлар. Еш кына бер хуҗада әллә ничә төр паразит була. Бу очракта хуҗа организмына зур зыян килеп, ул һәлак булырга да мөмкин.

Кайбер очракта паразитлыкны ерткычлыктан аеру кыен. Мәсәлән, түгәрәгавызлылар классына керүче миногалар — Европа елга миногасы һәм диңгез миногасы — тәрәчкә, сөләйман балыгына, диңгез чабагына, мәрсин балыкка һәм башка эре балыкларга, хәтта китларга да һөҗүм итә.

Корбанына ябышып, минога аның согын берничә көн, хәтта берничә атна буена эчеп ята. Миноганың яңак бизләре эшләп чыгарган сыекча (бүлендек) корбанның каны оюга каршылык ясый, эритроцитларын җимерә һәм тукымаларын тарката. Күп балыклар минога ясаган җәрәхәтләрдән һәлак була. Миногалар күп үрчегән периодта кыйммәтле промысел балыкларына да зыян килә.

Даими паразитлык

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паразит белән хуҗа тыгыз бәйләнештә яшәгәндә, хуҗасын озак вакыт файдаланып, аны һәлакәткә китермичә, шуның аркасында үзенә иң уңай яшәү шартлары тудырган паразитлар өстенлек ала. Паразитлык даимигә әверелә. Даими паразитларга түбән төзелешлеләр (малярия плазмодие, дизентерия амебасы), яссы суалчаннар (имгеч суалчаннар, тасма суалчаннар), түгәрәк суалчаннар (аскарида, трихина, чәчбашлар һ.б.), буынтыгаяклылар (корчаңгы талпаннары, бетләр) керә.

Даими паразитлык очрагында хуҗа организм паразитның бердәнбер яшәү урыны булганлыктан, хуҗаның һәлакәте белән бергә паразит та һәлак була. Вакытлар узу белән, каршы торучанлык сайланышы вакытында, хуҗа организм акрынлап паразит китергән зарарны кимрәк сизә башлый. Мәсәлән, Африка антилопалары канында еш кына түбән төзелешле камчылылар — трипаносома очрый. Аны канечкеч чебен цеце тарата. Трипаносомалар антилопаларга сизелерлек зыян китерми. Әгәр бу паразит кеше канына эләксә, һәрвакыт үлемгә илтүче йокы авыруы башлана.

Паразитларның җайлашу ысуллары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паразитларның яшәү рәвеше аларның төзелешендә, тереклек эшчәнлегендә тирән үзгәрешләргә китерә, яшәү шартларына карата төрле җайлашулар китереп чыгара. Паразитларда берегү органнары — имгечләр, ыргакчыклар, тырнаклар һ.б. үсеш алган. Канечкеч хайваннарда, эчәк көпшәсенең сукыр үсентесе хасил булу исәбенә, ашкайнату системасының сыйдырышлыгы зурайган (талпаннар, сөлекләр). Күп төрле паразитлар аерым органнарын яисә системаларын — күрү, хәрәкәтләнү органнарын югалткан; сизү органнары төзелеше гадиләшкән. Хуҗасы эчәклегендә туклыклы матдәләрне бөтен тән өслеге белән суыручы тасма суалчаннарның ашкайнату системасы бөтенләй юк. Паразит үсемлекләр төрле вегетатив органнарын — тамырларын, яфракларын югалткан.

Ирекле хәрәкәт итүче хайваннар белән чагыштырганда, паразитларның төзелеше гадиләшкән. Ирекле хәрәкәт итүче төрләргә хас органнарын югалту исәбенә паразитларда җенес системасы көчле үсеш алган. Паразитик формалар бик югары продуктлылыклары белән аерылып тора. Мәсәлән, дуңгыз тасма суалчаны тәүлеккә 5 млн күкәй сала. Паразит үсемлекләрнең орлыклары гаять күп санда хасил була. Шуның өстенә алар озак саклана һәм шыту сәләтен күп еллар буена югалтмый. Бу хуҗа организм белән контакт туу мөмкинлеген арттыра. Паразитлыкның үзенә бер үзлекле формасы да бар. Паразит хуҗа организмының тукымаларын һәм сыекчаларын гына файдаланмый, ә аның булачак балаларына әзерләнгән азыкны да ашый. Кайбер чебеннәр үз күкәйләрен ялгыз шөпшә ояларына сала, анда чебен личинкалары шөпшә личинкаларына дип әзерләнгән гусеницалар белән туена.

Күкәй салырга әзерләнгән чебен шөпшә артыннан очып йөри һәм шөпшә аны үзенең оясына «алып кайта». Шөпшә очып киткәнне көтеп торып, чебен аның оясына кереп күкәй сала. Шунда ук личинкалары чыга башлый һәм паразитның үсеше хуҗаныкына караганда тизрәк бара. Паразитлыкның мондый формасы оя пара затлыгы дип атала. Оя паразитлыгы умырткалы хайваннарга да хас. Күке үз күкәйләрен 100 төр кош, башлыча, чыпчыксыманнар оясына сала. Ул күкәйләрен хуҗа кош оясында юк вакытта берәрләп сала. Ул күкәен җиргә салырга да мөмкин, ә аннан соң томшыгы белән берәр кош оясына урнаштыра. Паразит кош балалары хуҗаныкыларга караганда тизрәк үсә. Күкәйдән чыккан күке баласы, хуҗа күкәе астына кереп, аны аркасы белән күтәртә дә оядан этеп төшерә. Яңа чыккан кош балалары белән дә ул шулай эшли. Берүзе калган күке баласы, хуҗа кошлар ташыган бар азыкны үзе генә ашап, тиз үсә.

Мамонтов, Сергей Григорий улы. Биология.Гомуми закончалыклар: 9 сыйныф : гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек / С.Мамонтов .— М. ; Казан : Дрофа : ТаРИХ, 2003 .