Парвати

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Парвати latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Парвати, XII гасыр поты. Санскрит телендә:पार्वती, pārvatī. Исеменең мәгънәсе:"таулы". Һинд дине Алиһәсе. Гималайларда яки Кайласта яши. Шакти. Әтисе Гималай тауларының әтисе: Химаван. Ире Шива Ходае. Балалары: сугыш Ходае Сканда, акыл Ходае Ганеша һәм Ашокасундари. Сатиның үлемсез реинкарнациясе булып тора. Атрибутлары: өч япьле чәнечке, кабырчык, чакра, җәя, лотос. Ваханасы: арслан, юлбарыс.


Па́рвати (Санскрит телендә: पार्वती}}, pārvatī «таулы»), Һинд динендә Шива Ходае хатынының бер исемнәренең берсе. Шиваның Дэви, Шакти алкышлы формасы булып тора (ягъни хатын-кыз иҗади энергиясе).

Тагын алкышлы формалар исемнәре: Гаури («Якты, Алкышлы»), Трипурасундари («өч дөньяның зиннәте»), Лалита — «Уйнаучы», Бхавани(ингл.) («тереләтүче»). Ярсулы формасында Кали Алиһәсе («Кара»), Шьяма, Чанди (Чанда, «Ярсулы»), Дурга («Җиңеп булмаслык»), Бхайрави («Яман юраучы») формаларын ала.

Сати образы (Парватиның иртә инкарнациясе) шулай ук Дашамахавидья белән бәйле — бу Бөек Ананың ун аспекты, аларда Сати Шива белән бәхәстән соң чагылган.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Угыллары Ганеша һәм Сканда белән Парватиның дүрт куллы образы Лалита, Көнчыгыш Һиндстан. XI гасыр, пот, Британия музее.

Парвати Санскрит теленнән «Таулы» дип тәрҗемә ителә, чөнки ул таулар иясе һәм Гималайлар шәхесләнүе Химаватның кызы дип санала. Аның таулар белән башка исемнәре: Шайладжа («Таулар кызы»), Гирираджапутри («Таулар патшасы кызы»).[1]

Дурга-сапташати буенча аның шулай ук 108 исеме бар, алар арасында Амбика («Ана»), Гаури («Якты»), Шьяма («Караңгы»), Бхайрави(ингл.) («Яман юраучы»), Кали Алиһәсе («Кара»), Ума, Лалита, Апарна, ана эпитеты Матаджи, Дурга («Җиңеп булмаслык»), Бхавани («Тереләтүче»), булу Алиһәсе һәм башкалар.

Изге Һинд дине тексты Лалита-сахасранамада Алиһәнең 1008 исеме белән абруйлы исемлеге бар. Ума исеме Сати өчен иртә текстларда кулланылган, әмма «Рамаяна»да Парвати өчен синоним буларак кулланылган. «Харивамша»да Парвати Апарна буларак искә алына, ә шуннан соң Ума дип атала, аны әнисе башка карар кылырга сораганда, ул u mā дип әйткән («әй, шуны эшләмә»).[2] Парвати шулай ук Шива Хуҗасы хатыны буларак мәгълүм, Санскритта аның исеме Shivaradnyee яки Shivaragyee.

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер караш буенча[3] Питри Кальпада Ади Шактиның Сваямбхвува Манвантарасы Сати буларак мәгълүм булган. Хәзерге Шветавараха Кальпада Чакшуша Манвантара дәверендә Ади Шакти Парвати буларак чагылган. Ул - Шиваның мәңге хатыны - Махешвари, Ади Шакти, ул, төрле чагылышлар алып, төрле исемнәр астында туа. Бу раслама Шива-пурана белән исбатлана.[4]:

«Кайберәүләр Сати алар арасында иң олысы булган дип әйткән, кайберәүләр - ул алар арасында уртанчы булган, башка олы фикер ияләре аны бөтенесе арасында иң яше дип санаган. Бар өч фикер дә төрле Кальпалар сәбәпле дөрес.»


Дакшаяни Сати дип мәгълүм формасында, ул Шива Ходаеның хатыны булган, әмма Шива һәм Дакша килешмәве аркасында үзен яндыру йоласын башкарган, һәм берникадәр вакыттан соң Парвати образында янә туган (башка юрамаларда аның исеме Ума булган), ул Химават һәм апсара Менаканың кызы булган.


Сканда Пуранада[5] Шива, вакытның агуын һәм Вишнуның килеп чыгышын аңлатып Девига Чатур-юга 432 000 000 җир елыннан тора дип, 71 Чатур-югадан бер Манвантара һәм Индраның гомер дәвер тора дип, 14 шунды Индра тормышы - ул бер Кальпа һәм бер Брахма көне. Шуның кадәр вакыт Брахма төне дә дәвам итә. Парвати тормышының вакыты - ул Бхраманың алты ае.

Parvati Ganesha.jpg

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шиваның мәхәббәтенә омтылып, Парвати аның белән Кайлас тавында яши башлаган, әмма Шива шул вакытта аскеза кылган һәм аннан баш тарткан. Шул вакытта Шиваның Таракасур шәйтанын җиңәргә сәләтле улы тууын теләгән Илаһлар Шиваның йөрәгендә Парватига мәхәббәтне уятыр өчен мәхәббәт Ходаен җибәргәннәр. Ярсуланган Шива Каманы өченче күз уты белән яндырган, әмма соңыннан аны торгызган. Шул вакытта Парвати Шива өчен аскеза ясарга теләгән. Шуның турында белеп, Шива аны сынарга теләгән, һәм, аңа брахман образында килеп, үзен орыша башлаган. Парвати барлык ялган сөйләүләрдән баш тарткан һәм Шива аның тугърылыгы һәм матурлыгына сокланып аны хатын итеп алган. Бу өйләнүдән Сканда сугыш Ходае һәм Ганеша акыл Ходае туган.

Иконографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сурәтләрдә Парвати гадәти сан куллар һәм аяклар белән матур хатын булып ясала. Ул берничә могъҗиза эшләгән генә дип әйтелә. Әмма, бу Алиһә Дурга, Кали Алиһәсе һәм башка кыяфәтләрдә килгәч, анда илаһи сәләтләр уяна, һәм Парвати ия булганнардан башка хасиятләре була.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

рус телендә
  • Парвати // П — Пертурбационная функция. — М. : Большая российская энциклопедия, 2014. — С. 319—320. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 25). — ISBN 978-5-85270-362-0.
башка телләрдә
  • Hindu Goddesses: Vision of the Divine Feminine in the Hindu Religious Traditions (ISBN 81-208-0379-5) by David Kinsley
  • Researches Into the Nature and Affinity of Ancient and Hindu Mythology By Vans Kennedy; Published 1831; Printed for Longman, Rees, Orme, Brown, and Green; 494 pages; Original from Harvard University; Digitized Jul 11, 2005 [1]
  • Hindu Mythology, Vedic and Puranic By William J. Wilkins; Published 2001 (first published 1882); Adamant Media Corporation; 463 pages; ISBN 1-4021-9308-4
  • Śiva, the Erotic Ascetic By Wendy Doniger O’Flaherty
  • Mythology of the Hindus By Charles Coleman
  • Sacred Places of Goddess: 108 Destinations By Karen Tate
  • Kinsley p.41(ингл.)
  • Wilkins pp.240-1(ингл.)
  • Сканда Пурана, Прабхаса Кханда, Гл. 19
  • Шива Пурана, Рудра Самхита, Гл. 14
  • Сканда Пурана, Прабхаса Кханда, Гл.19