Париж солыхы (1814)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Париж солыхы (1814) latin yazuında])

Париж солыхы (1814)1814 елда җиңелгән Людовик XVIII Франциясе һәм Франциягә каршы алтынчы коалиция илләре (Австрия, Бөекбритания, Пруссия, Россия империясе) арасында төзелгән солых килешүе. Солыхка соңрак Испания, Португалия, Швеция кушыла.

Франциянең көнчыгыш чиге. 1814
Франциянең көньяк-көнчыгыш чиге. 1814

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1814 елның 23 апрелендә Парижда сугышны туктату турында конвенция имзалана. Әлеге конвенция 1814 елгы Париж солыхының нигезен тәшкил итә. 1814 елгы Париж солыхы 30 майда Париж янындагы Фантенбло сараенда имзалана. Франция ягыннан тышкы эшләр министры Ш.-М. Талейран, Россия империясе ягыннан тышкы эшләр статс-сәркатибе граф К.В. Нессельроде, мәгариф министры, махсус йомышлар буенча илче граф А.К. Разумовский кул куйган.

Килешү буенча,

1814 елгы Париж солыхында ачыкланмаган мәсьәләләрне чишү өчен, сугышта катнашкан илләр ике айдан Вена конгрессына җыелырга сүз беркетәләр. Яшерен кушымтада, территория буенча бәхәсләре булган илләр үзара килешеп, килешүләрен Вена конгрессына раслатырга алып килергә тиеш була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XVIII-XIX века. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-327-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]