Парландырылган бәрәңге белән тавык ите

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Парландырылган бәрәңге белән тавык ите latin yazuında])
Парландырылган бәрәңге белән тавык ите

итле ризык

авторлык
Үз исеме

Парландырылган бәрәңге белән тавык ите

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • тавык
  • бәрәңге
  • суган
  • кишер
  • шулпа
  • тоз
Өстәмә
  • борыч
аналоглары

Парландырылган бәрәңге белән ит

Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Парда пешерелгән ризыклар татар халык ашларында еш кулланыла. Парда пешкән ризык ашказаны эшчәнлеге өчен дә бик кулай санала.

Тавык итен һәм компонетларны әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолкынган, чистартылган тавыкны салкын суда юып бөтен килеш пешерәләр.

Яхшы итеп әрчелгән, күзәнәкләре чокып алынган бәрәңгене урталай ярып, аерым савытта, тозлы суда пешерергә кирәк.

Кишер белән суган, түгәрәкләп турап, табада майда кызды­рыла.

Пешерү тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пешерелгән бәрәңге майлы табага тезелә, аның өстенә буын­лап туралган тавык итен тезеп чыгалар, аның өстенә кыздырыл­ган кишер белән суган һәм берәр стакан тавык шулпасы салына. Шуннан соң табаның өстенә табак яки шундый ук зурлыктагы икенче бер таба каплап, плитага яки мичкә куеп, ярты яки бер сәгать чамасы парландырыла. Бу аш табынга табасы белән бирелеп, өлеш тәлинкәләренә табынга китергәч кенә бүленә.

Рецепт:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моның өчен: бер тавык, 1,5 килограмм бәрәңге, 100 грамм суган, 150 грамм кишер, 1 стакан шулпа, кирәгенчә борыч белән тоз алына,

Киңәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көндәлек туклануыгызны сәламәт дип әйтеп булсын өчен, дөрес ризыклар сайлау белән беррәттән, аларны тиешенчә әзерли дә белергә кирәк.

Ризыкларны парда пешерәбез. Болай иткәндә, продуктлардагы витаминнарны да, минералларны һәм башка биологик актив матдәләрне дә мөмкин кадәр күбрәк саклап калып була. Суда пешергәндә, продуктлардагы витаминнар суга чыга, тәме дә югала. Ә парда пешергәндә аның табигый кыяфәте дә, төсе дә, тәме дә саклана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]