Парсиларның Ут Гыйбадәтханәсе, Секундерабад

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Парсиларның Ут Гыйбадәтханәсе, Секундерабад latin yazuında])
Парсиларның Ут Гыйбадәтханәсе, Секундерабад
Сурәт
Дәүләт  Һиндстан
Административ-территориаль берәмлек Секундерабад[d]
Карта
 [[commons:Category:Parsi Fire Temple, Secunderabad|[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] Парсиларның Ут Гыйбадәтханәсе Викиҗыентыкта]]

Секундерабадта Парсиларның Гыйбадәтханәсе.

Парсиларның Ут Гыйбадәтханәсе - ул Һиндстанда Парсилар өчен табыну урыны. Секундерабад-та MG Road-та урнашып гыйбадәтханә 1847 елның сентябрендә изгеләштерелгән дип ышаныла.[1] Гыйбадәтханә Секундерабадта яшәп калган ике иртуган һәм сәүдәгәр Пестондҗи Меһердҗи һәм Виккадҗи Меһердҗи тарафыннан төзелгән булган. Гыйбадәтханәгә өстәп, планда яшәү һәм сәүдә биналары да бар.[2] Хәйдарабад һәм Секундерабад игезәк шәһәрләрендә Парси халкы Һиндстанда Мумбаидан кала халык саны буенча икенче.[3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрлечә Дар-э-Миһр, Аатиш Кадаһ һәм Аагияри дип атала, боларның барысы да "Ут Гыйбадәтханәсе" дигәнне аңлата, Секундерабадта гыйбадәтханә 1847 елда Низам доминионында ике Парси иртуган Сетһ Виккадҗи Меһерҗи һәм Сетһ Пестонҗи Меһерҗи тарафыннан төзелгән беренче ут гыйбадәтханәсе булган. Фасад түбәсендә Ашо Фараваһар сурәте (мәгънәсе "Хаклы Рух"). Ашо Фараваһар астында Гуджарати теленең Парси мәдәниятенә тирән йогынтысын чагылдыручы Гуджарати хәрефләрендә тамга тора. Гуджарати телендәге язмада "Хумата, Хукта, Хваршта" дип язылган, аның мәгънәсе "Яхшы Фикерләр, Яхшы Сүзләр, Яхшы Гамәлләр."
Кайда булса да башка Парси гыйбадәтханәләре кебек, бу бинаның шулай ук Дҗашан һәм башка догалар өчен киң залга керү алдыннан табынучылар күренә торган тән әгъзаларның ритуаль юынуы өчен җыена торган болдыр бар. Бинаның үзәгендә игезәк бүлмәләр бар, берсе үзәктә һәм башкасы Кибла дигән аркалы гөмбәз астында, анда платформада "Афарган" корыч контейнерында тәхеттә изге учак урнашкан. Кайрысыз кипкән агач утка ягулык булып тора. Билгеләп үтәргә кирәк, 1847 елда яктыртылган ут хәзерге датага кадәр һаман да туктаусыз янып тора. Кибла эченә бары тик Парси каһиннәре керә ала. Парсиларның табыну йоласы Мөселманнарныкына охшаш рәвештә Намаз дип атала.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Dharmendra Prasad (1986), Social and Cultural Geography of Hyderabad City: A Historical Perspective, Inter-India Publications, p. 86, ISBN 8121000459 
  2. The oldest fire temple in city (19 Aug 2013).
  3. Saal Mubarak (19 Aug 2008).

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]