Парслар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Парслар latin yazuında])
Мумбаи парсларының Традицион киемнәрдә Мумбаи парслары гаиләсе.

Парслар (манихейча, авестийча, Гөҗәрат телендә: પાર્સી [pa:rsi:]) — Көньяк Азиядә Иран килеп чыгышлы Зәрдөштлек тарафдарларының этноконфессиональ төркеме. Халык саны — 100 мең кешедән артык. Традицион яшәү урыннары — Һиндстанда, Гөҗаратта, хәзерге көндә парсларның күпчелек өлеше Мумбаида яши.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парсилар Фарсы иленнән 720 еллар тирәсендә, Сәсәнидләр дәүләте династиясе төшкәннән соң үзләренең мәдәни һәм дини асылын саклау максатында китә. Алар Гуджарат ярымутравына килеп сыена, алга таба көньякка таба тарала. Тора-бара күрше Махараштрага күчәләр һәм күпчелеге Бомбейны Ватаннары итә.

Парсилар Һиндстанның беренче сәяси фиркасен, беренче фонд биржасын, беренче корыч эретү заводын, беренсе университетын, беренсе җәмәгать дәваханәсен, гәзитен, басма машинасын, киностудиясен ача.

Парсилар арасынан милли-азатлык хәрәкәтенең күренекле эшмәкәрләре (Дадабхай Наороджи, Бхайкаджи Кама һәм Ферозшах Мехта), эре сәүдә-сәнәгать концернлары хуҗалары (Tata Group, Godrej Group) чыккан. Мәшһүр атом-төш физик Хоми Джехангир Баба, Һиндстан армиясенә җитәкчелек иткән маршал Сэм Манекшоу, җырчы Фредди Меркьюри парси булган.

Хәзерге заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 ел халыҡ иҫәбен алганда парсилар саны 91 226 кеше була. 1981 елга аларның саны — 71 630, ә 1991 елга 60 мең кеше кала. Парсилар общинасы хәлле булып тора. Парсилар — Һиндстанның грамоталы общинасы (грамоталылык дәрәҗәсе — 98 %). Парсилар күпләп яшәгән урындарда анджумандарга берләшә. Анджуманнар хәйриялек белән шөгыльләнә, община әгъзаларына төрле мәсьәләләрдә ярдәм итешә, аралашыуны оештыра. Мумбайда парсиларның төп оешмасы— Мумбай панчаяты эшли. Ул биш елга бер тапкыр парси җыенын җыя.

Теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге парсилар элекке туган теле булган Фарсы телен югалткан булырга мөмкин һәм хәзер Гуджарати телендә сөйләшергә мөмкин. Кануни әдәбиятләре — Авеста һәм пәһләви телендә.

«Бомбей парсилары», ксилография, якынса 1878 ел

Мәшһүр парсилар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фредди Меркьюри (Фаррух Булсара) — музыкант, Британияның «Queen» рок-төркеме вокалчысы
  • Зубин Мета — дирижёр.
  • Фероз Ганди — һинд сәясәтчесе, Индира Гандиның ире.
  • Джамсетджи Тата — «Тата» индустриаль династиясенә нигез салыучы, Һиндостанның иң эре автомобиль компаниясе Tata Motors хуҗасы.
  • Рохинтон Мистри — Канада язучысы.
  • Кайхосру Сорабджи — британ композиторы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]