Пасленчалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Пасленчалар
Кара саескан җиләге, карга борыны (кара паслён).
Кара паслён.
Типовой вид типового рода
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Solanaceae Juss., nom. cons.

Синонимнар
Тип рәте
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS   30411
NCBI   4070
EOL   4437
GRIN   f:1043
IPNI   30000631-2
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Пасленчалар (лат. Solanaceae) - Scrophulariales рәтенә кергән үсемлекләр гаиләлеге. Пасленчалар гаиләлегенә тропик, субтропик һәм уртача өлкәләрдә, күбесенчә Үзәк һәм Көньяк Америкада киң таралган 90 ыруг һәм 2500 ләп төр керә. Пасленчалар — үләнчел үсемлекләр, ярымкуак һәм куаклар, ә тропикта хәтта тәбәнәк агачлар да очрый. Пасленчаларның яфраклары гади, тоташ яки бүлгәләнгән, төпчек яфраксыз, гадәттә чиратлашып урнашкан. Чәчәкләре ике җенесле, цимоз чәчәк төркемнәрендә (гадәттә бөтеркәдә), актиноморф яки җиңелчә генә зигоморф. Кәсә гадәттә 5 аерчалы яки 5 бүлемле, ул җимеш барлыкка килгәндә зурая. Таҗ тәгәрмәч формасыннан алып көпшәсы-манга кадәр, 5 аерчалы. Серкәчләр гадәттә 5, нектар дискы яхшы үсеш алган. Гинецей 2 җимшән яфрагыннан тора, баганачык авызчыгы гадәттә 2 аерчалы. Өске җимшән, 2 оялы яки ялган 3—5 оялы. Җимеше — җиләк яки тартмачык.[1]

Пасленчаларның халык хуҗалыгында әһәмияте зур. Кеше тормышында төп урынны, әлбәттә, гаиләлекнә иң ишле паслен ыругы (Solanum) алып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит349

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]