Пассив керем
Пассив керем (ингл. Passive income) — көндәлек хезмәткә бәйле булмаган табыш. Аңа кертемнең (мәсәлән, банкта кертем ясаудан) процентлары, дивидендлар керә. Кайбер авторлар пассив керемгә аренда түләүләрен дә катнаштыралар[1].
Совет икътисады заманында пассив керем хупланмаган. Ул хезмәтсез керемнәрнең бер төре дип аталган, һәм, кайбер пассив керемнәр төре белән куллану җинаять дип саналып, дәүләт тарафыннан эзәрлекләнгән.
Иң әһәмиятле пассив керем төркемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Банк депозитларына, облигацияләргә (процентлар)
- кыйммәтле кәгазьләргә (дивидендлар)
- күчемсез милеккә (аренда бәясе)
- автор хохукларына һ. б. ия булудан кергән керемнәр.
Капиталның табыш кына түгел, зыян китерү мөмкинлеге булуын да исәпкә алырга кирәк.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Пассив керем ни ул? // belem.ru