Пастафарианлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пастафарианлык latin yazuında])
Очучы токмачлы албасты, Сиәтл шәһәре
Пастафариан билгесе

Пастафариа́нлык (ингл. Pastafarianism, рус. Пастафарианство) яки Очучы токмачлы албасты чиркәве (ингл. Church of the Flying Spaghetti Monster) — рәсми рәвештә теркәлгән дин, Бобби Хендерсон тарафыннан 2005 елда нигезләнгән. Күп чыганакларда пародияле дин дип йөртелә. Канзас штатында эволюцион тәгълимәткә каршы үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә, шушы хәрәкәт барлыкка килә. Башта пастафарианлык фәнни белемнәрне, Дарвин теориясен яклый башлаган, соңрак рәсми дин буларак теркәлгән булган.

Көлке күренешкә, тамашага карамастан, бу дин башка диннәр кебек рәсми статусына, хокукларына ия.

Россиядә Мәскәү шәһәренең Хорошево-Мневники районында 2013 елда рәсми рәвештә теркәлгән. Рәсми дин статусына ия. Рус Пастафариан Чиркәве башлыгы хәзерге вакытта — пастриарх Пюра Паста Өченче.

2011 елда Австриядә пастафариан кешесенә йөртү таныклыгы өчен башы өстендә кигән сөзгеч белән фото рөхсәт ителгән.

2013 елның 3 августында Пастафарианлык "В Контакте" социаль челтәрендә рәсми диннәр исемлегенә кертелгән.

2013 елның 17 августында рус православ милләтчеләре Пастафариан йөрешенә һөҗүм иткән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]