Перемышль камалышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Перемышль камалышы latin yazuında])
Перемышль камалышы
Төп низаг: Беренче бөтендөнья сугышы
Дата

4 (17) синтәбер 1914 — 9 (22) март 1915

Урын

Перемышль

Нәтиҗә

Россия җиңүе

Көндәшләр
Русия империясе Русия империясе Австрия-Маҗарстан Австрия-Маҗарстан
Сәргаскәрләр
Россия байрагы Радко Радко-Дмитриев (3-нче гаскәр),
Россия байрагы Андрей Селиванов (11-нче гаскәр)
Австро-Венгрия байрагы Герман Кусманек фон Бургнойштэдтен
Яклар көчләре
200 000 130 000
Югалтулар
билгесез 16 000 үтерелгән,
115 000 әсиргә алынган

Перемышль[1] камалышыРоссия империясе гаскәрләре тарафыннан Беренче бөтендөнья сугышында австрияле Перемышль кальгасының камалышы.

Камалыш барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның 4 (17) синтәбер көнне 3-нче рус гаскәренең алдынгы отрядлар Перемышль кальгасы янына барып җиткәннәр. Штурм исә 22 синтәбер (7 октәбер) көнне башланган, әмма ул 24 синтәбер (9 октәбер) көнне һөҗүмчеләр өчен зур югатулар белән уңышсыз тәмамланган. 25 синтәбер (8 октәбер) көнне кальга янына австрияле гаскәре килә, шуңа күрә 28 синтәбер (11 октәбер) көнне 21 көнгә сузылган камалыш туктатылган.

Варшава-Ивангород операциясе барышында алман һөҗүмне кире каккач соң австрия гаскәрләре яңадан чигенгәннәр һәм Перемышль кабат камалышка эләкте. Бу юлы рус сәргаскәрлеге шәһәрне ачлыктан интектереп алырга карар итте.

1915 елның март ае башында, озак булган камалудан һәм азык бетүенннән соң кальга коменданты Герман фон Кусманек камалышта ерып чыгырга боерык бирә, тик 5 (18) марттагы омтылыш рус гаскәре тарафыннан кире кагылган: әсиргә 107 әфисәр вә 4 мең түбән дәрҗәле гаскәри төште, күп корал да дошман кулын төшкән.


9 (22) март көнне кальга тәслим булган, ягъни капитуляцияләнгән. Моңа кадәр кальга гарнизоны бөтен снәрәтләрне атып бетерде, ә ныгытылган урыннарны (веркларны) шартлатканнар.

Рус гаскәрләргә 9 генерал, шул исәптә кальга коменданты Герман фон Кусманек, 93 штаб-әфисәр, 2 204 обер-әфисәр, 113 890 түбән дәрҗәле гаскәри бирелгән, рус гаскәрләре 900 (икенче мәгълүмат буенча, 1 050) тупны тартып алганнар.

Кальга бирелгәннән соң Перемышльгә шәхсән Россия императоры Николай II килгән. Генерал Брусилов аңа кальга ныгытмаларын күрсәткән.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. хәзерге вакытта — Пшемысль, Польша

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]