Перихан Магдән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Перихан Магдән latin yazuında])
Перихан Магдән
Туган телдә исем төр. Perihan Mağden
Туган 24 август 1960(1960-08-24)[1] (63 яшь)
Истанбул, Төркия[1]
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Роберт-колледж[d] һәм Босфорский университет[d]
Һөнәре язучы, журналист

Перихан Магдән (24 август 1960 ел, Истанбул) — төрек язучысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Перихан Магдән 1960 елның 24 августында Истанбулда туган. Роберт-колледжын тәмамлаган[2], аннары Босфор университетын «психология» һөнәре буенча тәмамлый. 1997-2000 елларда «Radikal» газетасында эшли[3][4].

Шулай ук «Yeni Aktüel» атналык газетасында колонна алып бара[5].

Җинаять эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елның гыйнварында Перихан Магдән Төркия ватандашы, хәрби хезмәттән вөҗданы кушуы буенча баш тартучы Мехмет Тарханны яклап мәкалә яза. Шул ук елның апрель аенда Перихан Магдән армия хезмәтенә каршы пропаганда алып баруда гаепләнә, шулай ук аны кулга алуга ордер бирелә. 2006 елның июлендә хөкем язучыны аклый[3].

2016 елда Магдән президент Рәҗәп Эрдоганны мәсхәрә итүдә гаепләнә («Төрек республикасы Президентын кимсетү» Төркия Җинаять Кодексының 299 нчы статьясы), аны үзенең интервьюларының берсендә «кыргый юлбарыс» дип атый, шулай ук аңа карата «почмакка кысрыкланган кыргый хайван кебек» сүзен куллана[4][6].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче китабын 1991 елда яза[2]. Каләме астыннан романнар, кыска хикәяләр һәм поэмалар чыга. Магдәннең «Две девушки» романы бестселлер булып китә. 2005 елда Котлыг Атаман төшергән экранлаштыру чыга[4].

Инглиз Пен-үзәгенең мактаулы әгъзасы[7].

Төрек нәшриятчеләре ассоциациясе биргән сүз азатлыгы өчен зур бүләк белән бүләкләнә[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус телендә чыккан китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]