Перовский (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Перовский (җыр) latin yazuında])
««Перовский»»
Җыр
Язылган 1853 ел
Көй авторы халык
Сүзләр авторы халык

«Перовский»башкорт халык җыры, тарихи җыр, Хива ханлыгына каршы хәрби поход турында чыгарылган җыр. С. Ә. Галин тарафыннан язып алынган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Перовский» җыры 1853 елда Хива ханлыгына каршы генерал граф В. А. Перовский (1795-1857)[1] (ru) җитәкчелегендәге (икенче) поход җирлегендә туган. Поход уңышлы тәмамлана. Анда, башка гаскәрләр белән, Башкорт-мишәр гаскәре дә катнашкан[2]. Коканд ханлыгының Ак-мәчет кирмәне (хәзерге Казакъстанның Кызылурда шәһәре) Перовский (1862-1926 елларда Перовск) итеп үзгәртелә.

Риваять буенча, генерал 1853 елгы поход вакытында үзе белән бергә 20 курайчыдан торган хәрби музыкантлар төркемен йөрткән. Ак-мәчет кирмәнен Перовский итеп үзгәртү уңаеннан, музыкантлар шул хөрмәткә көй чыгарырга булганнар. Курайчыларның өлкәне — бөрҗән ыруыннан Мәхмүт курайчы көй чыгарып, генералның үзенә уйнап күрсәткән.

«Перовский» исеме белән марш һәм бию көе дә (үзгәртелгән гопак) чыгарылган. Башкаручылар: А. М. Гаеткулов, К. М. Дияров, Х. Ш. Әхмәтшин[3].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Перовский» — өч өлештән торган көй. Җырда хәрби яу китергән кайгы-хәсрәт бөтен тулылыгы белән күз алдына баса. Бик күп ирләр канлы яулардан кайта алмыйча, яуда ятып ала. Зур югалтуларга ризасызлык мотивлары поход җитәкчесе генерал В. А. Перовскийга багышланган җырда да ачык күренә:

Һавадагы акчарлак
Баласына җим тапмый.
Перовский генерал
Бер кунарга җир тапмый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Салават Галин. Тел ачкычы – халыкта (башк.). Уфа: Китап, 1999. ISBN 5-295-02592-6
  2. Фәнүзә Нәдершина. Башҡорт халыҡ йырҙары йыр риүәйәттәре (башк.)(рус.)(ингл.). Уфа: «Китап», 1997. ISBN 5-295-02094-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А. С. Акъюлов. ПЕРОВСКИЙ Василий Алексеевич. 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган. Башкорт белешмәлеге(рус.)(башк.)
  2. Коканд походлары. 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган. Башкорт белешмәлеге(рус.)(башк.)
  3. Г. Ә. Ишкинина, Л. И. Нагаева. «Перовский маршы. 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган. Башкорт белешмәлеге(рус.)(башк.)