Перотин
Перотин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | фр. Pérotin |
Туган | 1160 елга якын Париж |
Үлгән | 1230 елга якын Франция патшалыгы |
Милләт | француз |
Ватандашлыгы | Франция патшалыгы |
Һөнәре | музыка |
Перотин (фр. Pérotin, күп очракта Бөек Перотин, лат. Perotinus Magnus) — 12-13 гасырлардагы француз көйязары, Нотр-Дам Мәктәбенең таныклы әһеле[1].
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Озак еллар дәвамында Нотр-Дам де Пари чиркәве һәм аның каршында барлыкка килгән композиторлар мәктәбе белән җитәкчелек иткән. Аның исеме безгә күбрәк органумнар, дөресрәк, киң колачлы дүрттавышлы (квадрупльләр) «Viderunt omnes» и «Sederunt principes» авторы буларак мәгълүм.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шул чорлардагы киң таралган ике тавышлы Леонин музыкасын әкренләп Перотин керткән өч-дурт тавышлы әсәрләр алмаштыра. Гомумән, бу әсәрләрнең көй байлыгы һәм колористик үзенчәлеге игътибарны җәлеп итә. Совет музыка белгече К. Розеншильд сүзләре буенча «Перотин дискантлары – соңгы урта гасырларның "Ләззәт поэмалары"».
Органумнардан башка Перотин исеме белән ике кондуктлар бәйләнешле: бер тавышлы «Beata viscera», ике тавышлы «Dum sigillum summi Patris» һәм өч тавышлы аллилуйялар («Alleluia. Posui adiutorium» һәм «Alleluia. Nativitas»). Кайбер исемсез теркәлгән әсәрләр стиль һәм композиция үзенчәлеге нигезендә Перотин язмалары буларак фаразлана.