Эчтәлеккә күчү

Петербург урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петербург урамы (Казан) latin yazuında])
Петербург урамы
Элеккеге исемнәр Кирпеч, Свердлов, Георгий
Озынлык 1800 м
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Вахитов
Кисеп үтә
Тукай мәйданы һәм Пушкин урамы
Халәт урамы

Петербург урамы — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан өлешчә җәяүле урам, Казан истәлекле урыннарының берсе. Урам төньяк-көнбатышыннан көньяк-көнчыгышына, Тукай мәйданыннан Эсперанто урамына кадәр бара. Урам озынлыгы — 1800 м, шуның 530ы — җәяүле булып тора.

Урамның җәүле өлеше Казан меңъеллыгына Санкт-Петербург хөкүмәте ярдәме белән кискен яңартып корылды. Урамның төп мигъмари-сәнгати фикере — «Петербург почмагчыгын» булдыру. Урамда күбесенчә яңа биналар салынган. 19 гасырда урамда постау мануфактуралары урнашканнарга күрә бер метро станциясе Постау бистәсе дип аталган (дөрес түгел тәрҗемәсе сәбәпле рәсми кәгазьләрдә ул «Сукно бистәсе» дип йөртелә).

Урамның башында һәм азагында Казан метросының ике станциясе урнашкан — тиешенчә, «Тукай мәйданы» һәм «Сукно бистәсе»

XVII гасырда хәзерге хәзерге Петербург һәм Бутлеров урамнары башында кирпеч заводы төзелгән; урам Кирпеч урамы атала башланган. 1717 елда биредә Егорий (Георгий) чиркәве корыла, шул сәбәпле урамга Георгий урамы исеме кушыла. Урам буенча берничә Постау мануфактурасы 18-19 гасырда эшләгән. Постау мануфактурасы бинасы сакланган, элек анда Казанның баш военкоматы, хәзер анда тарихи корылма урнашкан.

1930-елларда урамга инкыйлабчы Яков Свердлов хөрмәтенә исеме кушылган, ә 2000-еллардан урам хәзерге исемен йөртә.

Әһәмиятле биналар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биредә Гран Казан һотеле, «Регина» һәм «Сөләйман-палас» кунакханәләре, Саклык банкы, Татарстанның Спорт һәм яшьләр министрлыгы, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге, ТР мәгълүмати-тәвәккәллек фонды, офицерлар йорты, «Балалар дөньясы» сәүдә йорты, күп санлы офислар урнашалар. Урамның азагында «Туган авылым» ресторан-күңел ачу комплексы, шулай ук Балалар сарае һәм "Әкият" курчак театры урнашканнар.

Эсперанто урамы белән чаты янында «Метроэлектротранс» ширкәтенең баш бинасы һәм Дан аллеясе урнашанканар. Дан аллеясендә тарихи трамвай вагоннар, хәтер тактасы һәм Сөю агачы куелган.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани