Петербург фәннәр академиясенең академия университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петербург фәннәр академиясенең академия университеты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Петербург фәннәр академиясенең академия университеты
Нигезләнү датасы 8 февраль 1724
Нигезләүче Пётр I[1]
Ректор Михаил Ломоносов
Дәүләт Flag of Russia.svg Русия империясе
Гамәлдән чыгу датасы 1765[1]

Петербург фәннәр академиясенең академия университетыРоссиядә беренче дөньяви югары уку йорты, аңа 1724 елның 28 гыйнварында Петербург фәннәр академиясе составында Петр тарафыннан нигез салына.[2]

Хәзер рәсми рәвештә Санкт-Петербург дәүләт университетының элгәресе булып санала.[3][4][5]

Академик университет Троицк подворьесында, академик гимназия белән бер бинада, 1764 елдан — Строганов бароннары йортында Тучков яр буенда урнашкан була.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укулар 1726 елның гыйнварыннан академиклар тарафыннан өч класс буенча алып барыла: математика, физика һәм «гуманиорлар». Лекцияләр латин һәм алман телләрендә укыла. Дәресләр даими рәвештә алып барыла, 1740 һәм 1753 елда (кабат) өзелә. Беренче вакытта тыңлаучылар аз була: башта Германиядән 17 профессорга сигез студент языла; 1726-1733 елларда университетта 38 кеше белем ала. Соңрак аңа академик гимназиядән, славян-грек-латин академиясеннән һәм башка уку йортларыннан иң яхшы укучыларны күчерәләр, нигездә, рухи (башта укучылар академия гимназиясенә билгеләнә), шулай ук славян-грек-латин академиясенең 12 укучысы арасында Петербургка М. Ломоносов, Д. Виноградов, Н. И. Попов китерелгән.

Университет эшчәнлеге башында студентлар исемлегендә 38 кеше була. Араларында төрле ил һәм катлам вәкилләре, алар арасында исә танылган дворяннарның уллары, табибларның, язучыларның, руханиларның уллары буа.

Соңрак университетка иң яхшы укучыларны академик гимназиядән, славян-грек-латин академиясеннән һәм башка уку йортларыннан, нигездә, рухи уку йортларыннан күчерәләр.

1747 елда фәннәр академиясенең яңа регламенты кабул ителә. Әлеге документта Университет һәм гимназия статусы беркетелгән, профессорларга һәм студентларга карата таләпләр законлаштырылган, академияне оештырганнан соң гамәлдә булган түләүсез белем бирү принцибы нигезләнгән була. Эш һәм укыту оешканрак була.

1758-1765 елларда академия университеты ректоры булып М.В. Ломоносов эшли.

Аның инициативасы белән гимназиядә иң сәләтле һәм өлгерүче укучылар арасында «директор сыйныфы» оештырыла, анда «ахыргы курс» укытыла. Шулай итеп, гимназистларны киләчәктә студентлар булырга әзерлиләр һәм ике уку йорты якынаюга нигез салына. Шулай ук «Россия сыйныфлары» гимназиясендә рус телен һәм Россия тарихын өйрәнү буенча дәресләр цикллары оештырылган "Россия сыйныфлары" гимназиясе дә мөһим яңалык була.

Ломоносов үлеме белән университет чынлыкта үз яшәешен тутата.

Академия университетын тәмамлаучылар арасында фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзалары, профессорлар һәм адъюнктлар: В.Е. Адодуров (3] (1727-1732), Г. В. Рихман (1735-1740), С. Крашенинников (ректор, 1750-1755), С. Румовский (1748-1753), А. А. Барсов (1748-1753), С. К. Котельников, А. А. Константинов (1750-1754), П. Б. Иноходцев (1760-1765), П. Б. Иноходцев (1760-1765), Ф. Зуев (1769-1774) була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.eng.spbu.ru/university/today/
  2. Академический университет // Санкт-Петербург. Петроград. Ленинград : Энциклопедич. справ. / ред. кол.: Л. Н. Белова и др. — М.: Большая российская энциклопедия, 1992. — 80 000 экз. — ISBN 5-85270-037-1.
  3. Академический университет
  4. Постановление Правительства Российской Федерации от 01.11.97 № 1379 «О Санкт-Петербургском государственном университете
  5. https://spbu.ru/history/osnovanie-sankt-peterburgskogo-universiteta

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шабаева М. Ф. Академический университет. // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Россия/Просвещение/Учебное дело // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Толстой Д. А. Академический университет в XVIII столетии: По рукоп. док. Архива АН. СПб., 1885.
  • Кулябко Е. С. М. В. Ломоносов и учебная деятельность Петербургской академии наук. — М.-Л., 1962.
  • Кулябко Е. С. Замечательные питомцы Академического университета. — Л., 1977.
  • Марголис Ю. Д., Тишкин Г. А. Единым вдохновением: Очерки истории университетского образования в Петербурге в конце XVIII — первой половине XIX в. — СПб., 2000.
  • Балашов Е. М. Материалы по истории Санкт-Петербургского университета XVIII в.: Обзор архивных документов. — СПб.., 2001.
  • Тишкин Г. А. 275 лет. Санкт-Петербургский государственный университет: Летопись 1724—1999 — СПб., 1999.
  • Энциклопедический словарь „Т-ва Бр. А. и И. Гранат и К”. — 1910. — Т. 42.