Петерс аномалиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петерс аномалиясе latin yazuında])

Петерс аномалиясе — бик сирәк, ләкин авыр патология, 80% очракта — ике яклы. Бу күзнең алгы бүлеге ясалганда, 6 - 8 атнасында яралгы үсешенең невраль кикрик күзәнәкләренең салынуы бозылу нәтиҗәсе. Халәт бертөрле түгел һәм уртачадан авырга кадәр була ала.

1. Нәселдәнлек төре. Күбесенчә очраклы, ләкин аутосом-рецессив нәселдәнлек төре һәм хромосом какшаулар очраклары билгеле.

2. Билгеләре

• Төрле дәрәҗәдә мөгезкатлауның үзәк томанланулары.

• Строманың тирән катламнарын, десцемет мембранасын һәм эндотелийны (рәс. 3.27а) җәлеп иткән һәм кератолентикуляр (рәс. 3.27б) ялганулар белән һәм аларсыз булган кимчелекләр.

3. Тикшерү ысуллары. Авыр очракларда (рәс. 3.27в) үтәли кератопластика куллануы ниятләнсә, бергә булган патологияне билгеләү өчен югары ешлыктагы ультратавышлы тикшерү кулланыла (рәс. 3.27г).

4. Бергә булган офтальмологик патология сирәк очрый һәм аңа гадәттә Аксенфельд-Ригер аномалиясе, аниридия, микрофтальм, яралгыдан калган тамыр системасы һәм челтәркатлау дисплазиясе керә.

5. Глаукома еш кына тумыштан, 50% очракларда АКП-ның катнаш аномалияләре нәтиҗәсендә була, бу очракта трабекуляр челтәрнең һәм шлемм каналының үсеп җитмәвен күзәтәләр. Гадәттә КЭБ артуы сабыйлыкта ачыклана, ләкин кайвакыт бу балачакта яки соңрак та була. Глаукоманы дәвалау бик авыр, ә фараз беренчел тумыштагы глаукомага караганда күпкә начаррак.

6. Катнаш системалы патология. Баш сөяге-бит аномалиясе, ҮНС патологиясе, яралгының алкоголь синдромы, хромосом тайпылышлар һәм Питерс-плюс синдромы (кыска очлыклар белән кәрләлек, «куян ирене» һәм/яки «бүре авызы», өйрәнүдә кыенлыклар).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел