Петер Фенди
Петер Фенди (немец телендә: Peter Fendi) — Бидермейер чоры Австрия рәссам, литограф һәм гравёры.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Петер Фенди 1796 елның 4 сентябрендә Венада мәктәп укытучысы Йозеф (1814 елда үлгән) һәм Элизабет Фенди гаиләсендә туган[6]. Бәби вакытында биләүсә өстәленнән төшкән, умырткалыгы каты зыян күреп инвалид булган. Бала чагыннан рәсемгә сәләт күрсәткән һәм шуңа күрә унөч яшендә Вена нәфис сәнгатьләр академиясенә кергән, анда 1810 елдан 1813 елга кадәр мәшһүр рәссамнар Губерт Маурер һәм Иоганн Баптист Лампи белән бергә укыган[6].
Тиздән Фенди император гаиләсенә кунак йөри торган мәшһүр офтальмолог Йозеф Барт (инглиз телендә: Joseph Barth) белән танышкан, һәм аңа рәхмәтле 1818 елда сарай янында Империя тәңкәләр һәм антиквариат галереясендә эш алган һәм анда рәссам һәм гравёр вазыйфасында эшләгән[6].
1821 елда Венециягә барган булган, анда итальян осталары: Джованни Беллини, Тинторетто, Тициан һәм Паоло Веронезе эшләре белән илһамланган булган, һәм шул ук елда «Виленица» картинасы өчен алтын медальне алган; 1836 елда яшь чагында шунда укыган Академиянең әгъзасы булган[7].
Петер Фенди 1842 елның 28 августында күмелгән булган [6]. Изге Марк зиратында күмелгән булган. 1909 елда калдыклары Үзәк зиратка күчерелгән булган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Петер Фенди май һәм акварель белән ясаган, офорт техникасында эшләгән һәм агач буенча кискән. Фендиның төсле литографияләре вакыты өчен күренекле ирешү булган[6]. Рәссам аксөякләрнең дә, гади, фәкыйрь кешеләрнең дә портретларын ясаган һәм үзенең порнографик рәсемнәре өчен мәшһүр[8]. 40 порнографик акварель Лейпциг шәхси нәшир аларны 600 экземпляр тупламасы итеп бастырганчы киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган. Өченче рейх булуында алар барысы да диярлек юк ителгән булган. Бу эротик серия Мәскәүдә 2008 ел мартында күрсәтелгән булган[9][10].
Петер Фенди эшләре Альбертина (Вена) һәм Бельведер (Вена) галереясендә, Сәнгать тарихы музеенда (Вена) күргәзмәгә куелган, кайбер эшләрнең иясе Лихтенштейн йорты һәм алар Вадуцта[6].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
«Астыртын карап торучы», 1833
-
«Каролина Августа Баварияленең гаилә портреты», 1834
-
«Сагышлы хәбәр», 1838
-
«Балалар басуларга эшләргә китә», 1840
-
«Гашыйклар»
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Peter Fendi
- ↑ 2,0 2,1 Peter Fendi — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ 4,0 4,1 Dr. Constant v. Wurzbach Fendi, Peter // Biographisches Lexikon des Kaiserthums Oesterreich: enthaltend die Lebensskizzen der denkwürdigen Personen, welche seit 1750 in den österreichischen Kronländern geboren wurden oder darin gelebt und gewirkt haben — Wien: 1856.
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 200 лет со дня рождения Петера Фенди 2021 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. (ингл.) (алм.) на сайте aeiou.at, 29 марта 1996
- ↑ Петер Фенди 2009 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. (ингл.) на сайте idburyprints.com
- ↑ 40 порнографических картин Петера Фенди 2013 елның 7 июнь көнендә архивланган. (алм.) на сайте zeno.org
- ↑ 4–21 марта 2008, С.АРТ (галерея Петра Войса) 2008 елның 22 июнь көнендә архивланган. (рус.) на сайте gif.ru
- ↑ Петер Фенди — 40 эротических акварелей факсимильных репродукций 2010 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган. (рус.) на сайте bibliokniga.ru