Полина Петрищева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Полина Петрищева latin yazuında])
(Петрищева Полина битеннән юнәлтелде)
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 29 октябрь 1899(1899-10-29)
Туу урыны Самар губернасы, Россия империясе
Хворостянка районы, СССР
Үлем датасы 21 сентябрь 1973(1973-09-21) (73 яшь)
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе Медицина
Әлма-матер Самар дәүләт университеты[d]
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены 1 нче дәрәҗә Сталин мөкәфәте

Петрищева Полина Андреевна (29 октябрь 1899(18991029)21 сентябрь 1973), Россия паразитологы, Россия Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петрищева Полина Андреевна Самар губернасының Мордвасу Липовка авылында (Куйбышев өлкәсенең Хворостянский районы) туган. Семинарияны тәмамлаганнан соң 2 ел зоология һәм биология укытучысы булып эшли.

Самар университетын тамамлый (1923), Самар малярия станциясендә эшли. 1930 елдан — Төркмәнстанда тропик авырулар станциясе мөдире (Каракалинск районы). 1932-1933 елларда Төркмән тропик институтының медицина энтомологиясе бүлеге мөдире була.

1933 елдан ССРБ Медицина фәннәре академиясенең Бөтен Союз эксперименталь медицина институтының паразитология бүлегендә эшли.

Медицина фәннәре докторы (1937). 1946 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

Матбугатта басылган хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни һәм фәнни-популяр китаплар һәм брошюралар авторы:

  • «Убить малярийного комара!» (Ашхабад, 1933);
  • «Что надо знать о сохранении здоровья при освоении пустыни» (1952);
  • «Боритесь с москитами» (1953; 1955);
  • «Полевые методы изучения москитов и противомоскитные мероприятия» (1954);
  • «Уничтожайте лесных клещей — переносчиков энцефалита» (1957; 1959);
  • «Клещевой энцефалит» (1958);
  • «Не допускать заражения клещевым энцефалитом: (Памятка)» (1957);
  • «Как болезни диких животных становятся болезнями человека» (1959);
  • «Гнус и борьба с ним» (1961);
  • «Методы изучения и профилактики лейшманиозов и москитной лихорадки» (1961);
  • «Природные болезни расшифрованы, от них можно уберечься!» (1961);
  • «Ликвидируем лейшманиозы и москитную лихорадку» (1961);
  • «Болезни с природной очаговостью» (1965);
  • «Природноочаговые болезни и их профилактика» (1965);
  • «Биологические взаимоотношения кровососущих членистоногих с возбудителями болезней человека» (1967);
  • «География природноочаговых болезней человека в связи с задачами их профилактики» (1969).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- Сталин премиясе (1941) — 1939 елда, «Язгы-җәйге һәм көзге энцефалиттар» исеме астында билгеле булган кешенең йогышлы авыруларын тудыручыларны ачканы һәм ССРБ Сәламәтлек саклау халык комиссариаты хуплаган уңышлы дәвалау ысулларын эшләгәне өчен бүләкләнә.

- И. И. Мечников исемендәге Алтын мидал — 1953.

- Ике Ленин ордены,

- ике Хезмәт Кызыл Әләм ордены,

- Бразилиянең Гаспар Вианна мидалы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]