Петр Войков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петр Войков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Петр Войков
Петр Лазарь улы Войков
Туган телдә исем Петр Лазарь улы Войков
Туган 1 август 1888(1888-08-01)
РИ, Керчь
Үлгән 7 июнь 1927(1927-06-07) (38 яшь)
Польша, Варшау
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Женева университеты[d]
Һөнәре илче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, меньшевики[d] һәм Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d]
Җефет Аделаида Абрам кызы Беленкина
Балалар улы Павел

Петр Войков, Петр Лазарь улы Войков (рус. Петр Лазаревич Войков, 1888 елның 1 августы, РИ, Керчь1927 елның 7 июне, Польша, Варшау) — совет дипломаты, ССРБның Польшадагы илчесе. 1927 елның 7 июнендә Варшау шәһәренең тимер юл вокзалында 20 яшьлек акгвардияче мөһаҗир Борис Каверда тарафыннан атып яраланган, бер сәгатьтән үлгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ почта маркасы. 1988

1888 елның 1 августында Керчьтә укытучы гаиләсендә туган. Керчь, соңрак Ялта гимназияләрендә укыган. Гимназиядә укыган елларында яшерен түгәрәкләргә йөри, инкыйлаби эчтәлектәге листовкалар тарата, Керчькә килгән РСДРП вәкилләрен яшереп тота. 1903 елда РСДРП фиркасенә (меньшевиклар оешмасы) кабул ителә. Хөкүмәткә каршы эшчәнлеге өчен Керчь, соңрак Ялта гимназияләреннән куыла. Портта эшләп, экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырып, өлгергәнлек аттестаты ала. Петербург тау институтында укый башлый, әмма аннан куыла. 1907 елда Ялта полицмейстеры М. М. Гвоздевичка һөҗүм итүдә катнашуда гаепләнә. Хәрби судтан һәм үлем җәзасы бирүдән котылу өчен, Швейцариягә мөһаҗирлеккә китә. Женевада В. И. Ульянов-Ленин белән таныша. Женева университетында химия, математика, Париж университетында химия фәннәрен өйрәнә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында патша хөкүмәтенең җиңгәнче сугышырга дигән сәясәтенә каршы чыга. 1914 елда Варшау сәүдәгәре кызы Аделаида Абрам кызы Беленкинага өйләнә, уллары Павел туа. Февраль инкыйлабыннан соң, гаиләсен ташлап, Русиягә кайта. Вакытлы хөкүмәтнең хезмәт министрлыгында башта Петроградта, соңрак Екатеринбургта эшли. Июль демонстрациясен атканнан соң, меньшевиклар белән араны өзә. 1917 елның августында РСДРПның большевиклар канатына күчә. Бу хакта «Уральский рабочий» газетасында ачык хат бастыра. Октябрь инкыйлабы көннәрендә Екатеринбург хәрби-инкыйлаби комитеты (РВК) әгъзасы. 1918 елда Урал өлкәсенең азык-төлек комиссары. 1918 елның азагында П. Войковны Мәскәүгә чакырып алалар. РСФСР азык–төлек халык комиссариатында, Центросоюзда, «Северолес» тресты идарәсендә эшли. Тышкы сәүдә халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы була. 1921 елның октябрендә дипломат вазифасына билгеләнә: Беренче бөтендөнья сугышы елларында Русиягә күчерелгән мәдәни кыйммәтләрне Польшага кире кайтару буенча төзелгән совет-поляк катнаш комиссиясендә РСФСР һәм УССРның берләшкән делегациясе җитәкчесе булып тора. 1922 елның августында РСФСРның Канададагы вәкиле итеп билгеләнә, ләкин Бөекбритания тышкы эшләр министрлыгы П. Войковны, «патша гаиләсен атып үтерүдә катнашы булу ихтималлыгын һәм һөнәри инкыйлабчы булуын» сәбәп итеп, персона нон-грата итеп игълан итә. 1924 елның октябреннән ССРБның Польшадагы илчесе.

1927 елның 7 июнендә иртәнге 9 сәгать 40 минутта Варшау тимер юл вокзалында акгвардияче мөһаҗир Борис Каверда совет илчесе Петр Войковка ата. Илче бер сәгатьтән үлә. Совет хөкүмәте Польша хөкүмәтенә кискен протест белдерә. Польша суды Б. Кавердага гомерлек төрмәгә ябу җәзасын бирә, ләкин 1937 елда ук амнистия буенча азат ителә.

Мәскәү кирмәне диварындагы некропольдә җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абрамов Алексей. У Кремлёвской стены. М., Политиздат, 1988. ISBN 5-250-00071-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]