Пётр Новиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Новиков latin yazuında])
(Петр Новиков битеннән юнәлтелде)
Пётр Новиков
Туу датасы 18 декабрь 1907(1907-12-18)
Туу урыны Россия империясе, Чистай өязе Югары Кондрата авылы
Үлем датасы XX.08.1944
Үлем урыны Алмания
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре ПехотаКавалерия пехота, кавалерия
Дәрәҗә Калып:ССРБ, генерал-майор
Җитәкчелек иткән дивизия
Бүләкләр һәм премияләр Ленин ордены
Кызыл Байрак ордены

Пётр Новиков, Пётр Георгий улы Новиков (ингл. Novikov Petr Georgievich, рус. Новиков Пётр Георгиевич; 1907 елның 18 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе, Югары Кондрата 1944 елның августы, Өченче рейх (Алмания), Флоссенбюрг концлагере) — совет хәрби командиры, 109нчы укчы дивизия сәргаскәре, генерал-майор (1941). Испания Ватандашлар сугышында интербригада составында (1936-1939), Совет–фин сугышында (1939-1940), Бөек Ватан сугышында катнаша. Севастополь оборонасының соңгы җитәкчесе. 1942 елда алманнарга әсир төшә, Флоссенбюрг концлагерендә (Алмания) үтерелә (1944).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсирлектәге фотосы
Һәйкәле. Севастополь
А. Дейнека. «Севастопольны саклау» (1942)

1907 елның 18 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Югары Кондрата авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — керәшен татары[1]. Казанда 2нче ирләр гимназиясен, 6нчы берләштерелгән татар-башкорт кызыл командирлар мәктәбен (1925), М. Фрунзе исемендәге хәрби академияне (1937) тәмамлаган. 1924 елдан Кызыл гаскәр сафында. 1937 елга кадәр Кызыл гаскәрнең укчы бүлгеләре белән җитәкчелек итә.

Испания Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937-1938 елларда Испаниядә Ватандашлар сугышында[2] каудильо Франко фашистларына каршы республика хөкүмәте ягыннан интернационал батальон командиры, шулай ук хәрби киңәшче[3] буларак катнаша.

Совет-фин сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Испаниядән кайткач, 241нче укчы полк командиры итеп билгеләнә. Полкы белән совет-фин сугышында катнаша. Сугыш туктагач, 1940 елның маенда 2нче атлы дивизия командиры итеп билгеләнә,

Икенче бөтендөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Молотов-Риббентроп пакты буенча Көнчыгыш Аурупаны бүлешү башлангач, үзе җитәкләгән дивизия белән Көнбатыш Украина һәм Бессарабия (хәзерге Молдова) территориясенә керә. Сугышны Бессарабиядә каршылый.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш башында Көньяк фронтта сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. «Генерал-майор» дәрәҗәсе бирелә (1941 елның 12 октябреннән). 1941 елның октябрендә Диңгез буе армиясенең 109нчы укчы дивизия (элекке 2нче атлы дивизия) командиры итеп билгеләнә. Әдис оборонасын оештыруда аерылып, Ленин ордены белән бүләкләнә.

Кырым оборонасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның ноябрендә Эрих фон Манштейн тарафыннан камап алынган Севастополь оборонасының 1нче (Балаклава) секторы коменданты була. Шәһәрне дошман кулына бирмичә саклау сугышлары 250 тәүлек буе дәвам итә. Дошман кирмәнне алу өчен 3 мәртәбә һөҗүм оештыра. Севастополь оборонасы җитәкчесе вице-адмирал Ф.С. Октябрьский (Иванов)[4] 1942 елның 2 июлендә югары командование составын, НКВД хезмәткәрләрен, гаиләләре белән фирка эшлеклеләрен эвакуацияләргә Сталиннан рөхсәт ала һәм очкычта Кавказга, Краснодарга күчеп китә. Калган гаскәриләр белән оборонага җитәкчелек итүне дивизия командиры, генерал-майор П. Новиковка калдыралар: «Соңгы көчкә хәтле сугышырга, аннан соң тауларга, партизаннар янына, ерып чыгарга!» Берничә һөҗүмнән соң, дошман совет сугышчыларынының оборонасын өзә һәм Севастополь урамнарына бәреп керә[5].

Әсир төшү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яралы генерал-майорны төнлә диңгез бухтасында торган катерга күчерәләр. Ләкин Новиков яшеренгән совет катерын дошманның 5 катеры чолгап ала, буксирга тагып (версия: алман катерына күчереп утыртып[6]), Ялта причалына алып китәләр. Новиковны Симферополь төрмәсенә, аннары Владимир-Волынский янындагы лагерьга күчерәләр. Власов армиясенә язылырга риза булмаган өчен, Алманиянең Флоссенбюрг (Флессенберг) лагерена озатыла. Әсирлек саны 15789[7]

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның августында Флоссенбюрг лагере әсирләре кирпеч заводы өчен торф чыгаруда эшлиләр. Бер күзәтүче әсирләрне вәхшиләрчә кыйнап йөри башлый. Новиков каршылык күрсәтә. Җәллад Новиковны кирза итекләре белән типкәләп, башын тимер мичкә бәреп үтерә. Соңыннан гәүдәсен крематорий мичендә яндыралар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]