Пешлә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пешлә latin yazuında])
Пешлә
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Рузай районы
Координатлар 54°3'39"тн, 44°55'16"кнч, 54°3'39.06"тн, 44°53'59.21"кнч
Нигезләнгән 1601
Беренче телгә алу 1631
Халык саны 3271 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Татарская Пишля

Татар Пешләсе (рус. Татарская Пишля) — Мордовиянең Рузай районына керүче татар авылы.

Пешлә Рузай шәһәреннән алданрак пәйда булган. Документларда 1631 елны морза Уразай Тәңкәчиев карамагында ике авыл: Татар Пешләсе һәм Рузай турында язылган. Рузай авылы хәзерге Рузайның көньяк өлешендә (тимер юл вокзалы артында) урнашкан. Пайгарма, Пешли һәм Нурлы елга буйлары морзаның милке булганнар.

1869 елга авылда 345 йорт исәпләнгән.

Пешлә авылы Рузай шәһәре белән кушылып диярлек тора.

Пешлә мәктәбендә 164 бала укый. Милләтләре буенча 112 татар, 25 рус, 13 мукшы баласы. Ата-аналар күбесендә Рузай ширкәтләре һәм оешмаларында, Илшат Демкин хуҗалыгында эшлиләр, фермерлар да бар.[1]

Инкыйлабка кадәр Пешләдә 6 мәчет булган. Совет заманында аларны яптылар. Өч мәртәбә халык төзелеш башлады, ләкин өч тапкырын да бураларны уполномоченный алып киткән. Хәзерге мәчет төзелеше 1989 елны башланган. Сәетов Ә.Х., Демкин И.Д һәм Шабаев Р.Д. матди ярдәме белән төзелгән. Соңрак икенче мәчет тә төзелгән.

Пешләнең 1нче мәчете

Авыл атамасы ике мордва сүзеннән тора: "пеше" (урман) һәм "ляй" (елга, чишмә). Якында гына Мордва Пешләсе авылы бар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002[2] 2010[2]
3223 3271

Милли состав (2002): татарлар – 72,9%, руслар — 17,0%, мордва – 9,0%.[3]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]