Пешү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пешү latin yazuında])
Пешү
Сурәт
Саклык белгечлеге неотложная медицинская помощь[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Бензокаин[d][1], Эбермин[d][1], Лидокаин[d][1], ferric subsulfate[d][1] һәм нитрат серебра(I)[d][1]
ICPC 2 идентификаторы S14
NCI Thesaurus идентификаторы C34441
 Пешү Викиҗыентыкта

Организмга иң авыр зыян китергән җәрәхәтләрнең берсе — пешү. Җы­лылык, химия, электр, радиация йогынтысы астында кеше тәне тукы­ маларының зыян күрүе ул. Икенче төрле әйткәндә, пешү — югары тем­ ператураның (термик пешү) яки химик матдәләрнең (химик пешү) тәэсире нәтиҗәсендә тукымаларның зарарлануы.

Термик пешүләр тукымаларга ут ялкыны, кайнар су, пар, янып торган сыеклык яки газ, эреп аккан металлар һәм башкалар кеше тәненә турыдан-туры тәэсир иткәндә барлыкка килә. Еш кына кул-аяклар, күзләр, сирәгрәк гәүдә һәм башның пешү очраклары күзәтелә.

Пешүнең авырлыгы җәрәхәт урынының тән өслегендә күпме мәйдан биләвенә һәм нинди тирәнлектә булуына бәйләнгән. Пешкән урынның күпме урын алып торуы, аның тирәнлеге нинди дәва билгеләүгә дә, авыруның никадәр тиз савыгачагын күзаллауга да тәэсир итә.

Беренче ярдәм күрсәтү йөзеннән, пешкән кешене зарар китерүче факторлардан коткару — аны тиз арада янгыннан чыгарып, тәннең тагын да пешүенә юл куймаска, киемнәрен салдыру, зыянлы химик реагентлардан арындыру таләп ителә.

Пешү тирәнлеге хакында берничә сүз. I дәрәҗәдәге пешү эритема (тиренең бер урынында тән кызарып чыгу) барлыкка килү белән характерлана.

Эиидермисның (тиренең эктодермадан үсеш алган тышкы катлавы) өске катлавы гына зыян күрә.

Пешүнең II дәрәҗәсендә, ялкынсыну вакытында кан тамырларыннан чыгып, тукымаларга, тән куышлыкларына җыела торган сыекчалы (экссудат) куыклар ясалып, тире катлау-катлау булып кубып чыга, эпи- дермис үсү зонасына кадәр тире юешләнеп торган шәрә өслектән бик җиңел аерып алына.

Пешүнең III А дәрәҗәсе вакытында эпидермиста тулы некроз, ә тиредә өлешчә некроз күзәтелә. Эренле демаркацияле ялкынсыну тоташтыргыч тукымалар нигезенә кадәр төшә. Бүленеп чыккан экссудат сары төс ала.

Соңрак ясалган кутыр сары, кызгылт көрән, соры төсләрдә була.

Пешүнең III Б дәрәҗәсе дерманың — тиренең эпидермис астында ур­ нашкан тоташтыргыч тукымадан торган өлеше, кайбер очракта тире асты клетчаткасының зарарлануы белән характерлана.

IV дәрәҗә пешүдә тире генә түгел, аның астында яткан тукымалар (мус­ куллар, сөякләр) күмерләнгәнчегә кадәр зарарлана. IIIБ һәм IV дәрәҗәдәге пешүләр тирән пешүләр рәтенә керә һәм бу очракта тирене элекке хәленә кайтару өчен операцияләр ясарга туры килә..

Пешү өслегенең мәйданы. Пешү өслегенең мәйданын билгеләү өчен «тугызлы кагыйдәсе» кулланыла. Бу кагыйдә буенча кеше тәне өслегенең мәйданын 9 % тан торган анатомик өлкәләргә бүләләр: баш һәм муен 9 %, гәүдәнең алгы һәм арткы өлеше 18 әр процент, бер югары очлык 9 %, бер түбән очлык 18%, бот арасы һәм җенси органнар өлкәсе 1 % тәшкил итә. Тәннең 25 % өслеге (10 % тирәнлектә) зарарланганда, пешү авыруы барлыкка килә. Балаларда бу критерийлар аларның яшенә карап билгеләнә.

Пешү тирәнлеге 2 % тан, пешкән тире өслеге 10 % тан артык булганда, хастаханәдә дәвалау кулланыла.

3-4 дәрәҗәдә пешү булса, барлык балалар (кече яшьтәгеләр 3-4 дәрәҗә пешкәндә) мәҗбүри рәвештә хастаханәгә яткырып дәваланырга тиеш. Тирән зарарлану булмаса да, тәннең өслеге 20 % зарарланса организмга күп микъдарда сыек дару кертеп яисә кан, кан препаратларын кулланып дәвалыйлар. Балалар өчен бу күрсәткеч 5-10 % ка киметелә. Барлык дәрәҗәдәге пешүләр вакытында да столбняк авыруына каршы сүл һәм анатоксин кертелә. Авыр пешү очраклары вакытында авыруларның пешкән өслекләрен стериль бәйләвечләр белән каплап, яткан хәлдә хастаханәгә күчерәләр. Пешкән өслекләрне урынлы эшкәртеп, антисептик эремәләр һәм бактерияләргә каршы препаратлар кулланып дәвалыйлар.

Некроз булган тукымалардан арындыру, операция ясап тирене элекке хәленә кайтару өчен, авыр хәлдәге авыруларны махсус үзәкләрдә башкаралар. '

Авыртуны басу өчен, зур булмаган дозаларда анестетиклар кулланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]