Эчтәлеккә күчү

Пилат һәм башкалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пилат һәм башкалар latin yazuında])
Пилат һәм башкалар
алман. Pilatus und andere - Ein Film für Karfreitag
Жанр dramatik film[d] һәм экранизация романа[d]
Режиссёр Анджей Вайда[d]
Продюсер Анджей Вайда[d]
Сценаричы Анджей Вайда[d]
Көйязар Иоһанн Себастьян Бах
Киноширкәт Җитештерү:
ZDF[d]
Нәрсәгә
нигезләнгән
Мастер һәм Маргарита
Озынлык 98 минут[1]
Ил  Германия
Тел алман теле
Дөнья күрү 1972,
IMDb ID 0069088

«Пилат һәм башкалар» (алман. Pilatus und Andere, Ein Film fur Kartfeitag) — поляк режиссёры Анджей Вайданың Михаил Булгаковның Мастер һәм Маргарита романындагы «инҗилчә» сәхнәләр буенча төшерелгән фильмы. Ул Алмания телевидениясенең Икенче каналы өчен төшерелгән.

Фильм «Мастер һәм Маргарита» романы буенча төшерелсә дә, монда бары Понтий Пилат һәм Иешуа Га-Ноцри катнашкан бүлекләр генә катнаша һәм алар хәзерге вакытка күчерелгәннәр. Фильмда кызыклы сценарий табылдыклары күп. Мәсәлән, Левий Матфей (Даниэль Ольбрыхский) Голгофадан репортаж алып баручы хәзерге заман журналисты итеп күрсәтелгән, ә Яһүдә Искариот (Ежи Зельник) Иешуа турында телефон-автомат аша хәбәр итә; ул трубканы куйганда, автоматтан утыз көмеш тәңкә коела. Га-Ноцри исә үзенең тәре юлын Франкфурт-Майнада урамнары аша үтә.

Картина Алмания Федератив Җөмһүриятендә 1972 елның 29 мартында, Пасха алдыннан беренче тапкыр күрсәтелә.

Рольләрне башкаручылар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Internet Movie Database — 1990.