Пирем татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пирем татарлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пирем татарлары
Гомуми саны: 115 544 (2010) [1]
Таралышы: Русия, Пирем крае
Тел: Татар теле
Дин: Ислам
Бүтән халыкка керүе: Татарлар

Пирем татарлары — татар халкының үзенчәлекле бер этнографик төркеме. Мондагы татарлар каяндыр күчеп килгән милләт түгел, ә борын-борыннан шушында нигез корып яшәгән җирле халык.

Пирем татарлары дип аталган этнографик төркем ул берничә гасырлар дәвамында формалашкан. Җирле халыкның теле, этнографиясе бик үзенчәлекле.

Статистик мәгълүматларга караганда, Пирем өлкәсендә 115 544 (2010)[1] татар яши. Алар Тор, Ирән, Сөлил, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда яшиләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монда яшәгән халыкны икегә бүлү гадәткә кергән: гәйнә ягы һәм күңгер ягы. Мондый бүленешнең сәбәпләре пирем татарлары кичергән тарих белән бәйле. Казан ханлыгы җимерелгәч һәм аның протекторатындагы җирләр әкренләп рус дәүләтенә кушылган чакта пирем татарлары ике административ үзәккә карый башлый.

Казан ханлыгы җимергәч, бөтен Көнбатыш Урал рус дәүләте кул астында кала һәм Түбән Агыйдел-Оса төбәге Казан Приказына кертелә, ә пирем татарлары яши торган территориянең калган өлеше Себер Приказына (башта Чәрдән өязенә, аннан соң Күңгер өязенә) карый башлый.

Күңгер өязенә кергән татарлар ясаклы крестьяннар катлавына (сословиесенә) кертеләләр һәм ясаклы татарлар дип атала башлыйлар. Ягъни, аларга карата татар этнонимын куллану дәвам итә.

1579 елда пирем татарлары беренче мәртәбә М. И. Яхонтов тарафыннан сан буенча исәпкә алыналар. Тик бу кенәгәләр югалган. XIX гасыр тарихчыларының хезмәтләренә кереп калган аның кайбер өзекләренә караганда, әлеге җирләрдә татарлар һәм остяклар яшәгән.

М. Кайсаровның 16231624 еллардагы кенәгәләреннән күренгәнчә, Ирен, Сеп, Шауба, Бөрмә, Сөлил елгалары буенда яшәгән татарларның һәм остякларның төп шогыльләре аучылык, балыкчылык, умартачылык булган, сөреп иген игелә торган җирләре дә булган. Димәк, алар Идел буе татарлары кебек үк утрак тормышта яшәгәннәр.

Пирем татарлары турында кызыклы фактларны чагылдырган тагы бер язма чыганак бар. Бу — 1679 елгы исәпкә алу кенәгәләре. Бу кенәгәләрдә остяклар исәпкә алынмыйлар инде.

Аның каравы, татарлар яши торган әлеге җирләрдә чуашлар, удмуртлар һәм марилар пәйда булган. Тагын шуны ассызыклап үтәргә кирәк, бу кенәгәләрдә пирем татарларының Күңгер өязенә караганнары гына, ягъни күңгер татарлары гына исәпкә алынган.

Шулай итеп, тарих, археология, этнография, топонимия, тел материаллары пирем татарларының формалашуында Идел буе төркиләренең роле зур һәм хәлиткеч булуын бик ачык күрсәтәләр.

Урта Идел һәм Урал алды халыклары арасындагы этник бәйләнешләр соңга таба да (мәслән, аеруча Казан ханлыгы җимерелгәч) көчәя, тирәнәя барган. Күп кенә татарлар, чукындырудан качып, Урал якларына качалар. Казан ханлыгы җимерелгәнлектән соң Идел буеннан, татарлар белән бергә, чуашлар, марилар, удмуртлар да күчеп киләләр. Шулай итеп, борынгы чорларда ук булган тарихи бергәлек берничә гасырлар буе дәвам итеп килә. Күп кенә галимнәр пирем татарларының казан татарлары белән якын икәнлекләрен аерым ассызыклап күрсәтеп килгәннәр.

Халыкның төп кәсепләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның төп кәсепләре: терлекчелек, аучылык, балыкчылык.

Ясаклы татарлар җәнлек тиреләре белән ясакларын түләгәннәр, ите азык булып торган.

Озакламый халык арасыннан морзалар, йөзләр (йөзбашы) аерылып чыга. Алар ясак түләүдән азат ителәләр. Авыл халкының калган өлеше (катламы) ясак түлиләр һәм аларны ясаклы татарлар дип йөртәләр.

Татар хуҗалыкларында урыслар белән алыш-биреш, сәүдә эшләре зур роль уйнаган. Урыслар бал, балавыз, балык, кыйммәтле җәнлек тиреләрен татарлардан сатып ала торган булганнар. Ясаклы татарларның Күңгер якларында гына түгел, ерак Ирбит мәкәрәҗәсенә дә сәүдә итәргә барулары билгеле.

Сөйләш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Пирем сөйләше

Пирем татарларының формалашуында Идел буе төрки компонентының хәлиткеч роль уйнавын тел материаллары да раслый: пирем татарлары сөйләше татар әдәби теленең формалашуында нигез башы булып торган урта диалектка карый. Алай гына да түгел, ул әлеге урта диалектның перифериядәге, борынгылыкны аеруча нык саклап килә торган сөйләшләре рәтенә керә.

Бер-берсеннән шактый ерак урнашкан төбәкләрдә булуларына карамастан, перифериядәге бу сөйләшләр бер төркем борынгы күренешләре белән үзара берләшәләр. Мондый факт аларның кайчандыр бергә, бер территориаль берәмлек эчендә яшәгәнлекләре һәм шул вакытта ук казан татарлары сөйләм теленеңтөп билгеләре формалаша башлавы турында сөйли.

Күп кенә галимнәр пирем татарларының казан татарлары белән якын икәнлекләрен аерым ассызыклап килгәннәр. Тел үзенчәлекләре ягыннан да, пирем татарлары сөйләше башкорт теленнән бик нык аерыла. Мәсәлән, аларның сөйләшендә ч, с авазлары үзләре әйтелә (чәч, су, сал, чәчә), ягъни авазлар составы, сүзлек фонды, сүзләрне ясау яки төрләндерү үзенчәлекләре аларның татарча сөйләшүен күрсәтеп торалар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Баязитова Ф. С. Гомернең өч туе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.- 295 б.
  2. Гарипова Ф. Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994.- 263 б.
  3. Саттаров Г. Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989.- 254 б.
  4. Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990.- 276 б.
  5. Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшрияты, 1998.- 438 б.
  6. Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: «Раннур» нәшрияты, 1998.- 487 б.
  7. Ягъфәров Р. Пермь татарлары турында. Барда типографиясе, 2000.- 104 б.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]