Пискарев мемориаль зираты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пискарев мемориаль зираты latin yazuında])
Пискарев мемориаль зираты
Нигезләнү датасы 9 май 1960
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Санкт-Петербургның Калинин районы
Урам Проспект Непокорённых[d]
Урын Санкт-Петербургның Калинин районы
Кем истәлегенә Ленинград камалышы
Архитектор Левинсон, Евгений Адольфович[d] һәм Васильев Александр Викторович[d]
Каберлекләр саны 186
Входит в состав списка памятников культурного наследия Культурное наследие России/Санкт-Петербург/Калининский район[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Адрес проспект Непокорённых, 72
Рәсми веб-сайт museum.ru/M173 һәм pmemorial.ru
Ирешү проспект Непокоренных, 72
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Пискарев мемориаль зираты Викиҗыентыкта

Пискарев мемориаль зиратыЛенинград блокадасы корбаннары һәм Ленинград фронты яугирләре күпләп җирләнгән урын, Санкт-Петербургның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Зиратта корбаннарга мемориал куелган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пискарев зираты 1939 ел Ленинградның төньяк читендә барлыкка килә һәм Пискаревка авылы исеме белән атала. 1941-1944 елларда күпләп җирләү урыны була. Биредә Ленинград фронты яугирлары һәм Ленинград блокадасы корбаннары җирләнә (барлыгы якынча 470 мең чамасы кеше; башка мәгълүматлар буенча, 520 мең кеше — 470 мең хәрби хезмәткәр һәм 50 мең блокадачы). Иң күп югалту 1941-1942 елларның кышына туры килә (мәсәлән, 1942 елның 15 февралендә зиратка 8452 кеше китерелә, 19 февральдә — 5569, 20 февральдә — 10043).

1945 елның февралендә чолганыш вакытында һәлак булган ленинградлыларга мемориал проектына конкурс үткәрелә. 1956 елда 26 гектардан артык мәйданда архитекторлар А. В. Васильев һәм А. Е. Левинсон проекты буенча мемориаль комплекс төзелә башлый. Мемориал 1960 елның 9 маенда, совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 15 еллыгында ачыла. Мәңгелек ут Марс аанындагы уттан күчерелә.

Архитектура-сын ансамбле үзәгендә алты метрлы «Ана-Ватан» бронза сыны — көрәшкән Ленинградның тормыш һәм сугыш эпизодларын тергезгән горельефы стеласы тора. Ансамбль авторлары — архитектор А. В. Васильев, Е. А. Левинсон, скульпторлар В. В. Исаева һәм Р. К. Таурит («Ана-Ватан»), М. А. Вайман, Б. Е. Капельский, А. Л. Малыхин, М. М. Харламов (үзәк стела горельефлары).

Пискарев зиратында күчкәндә ике павильонда шәһәрне саклаучылар һәм халык каһарманлыгына багышланган музей бар: анда 1941-1942 елларның куркыныч кышында кичергән Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлеге күрсәтелә. Зиратның көнбатыш өлешендә шәхси гражданнарның, шулай ук 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышында һәлак булган яугирләр каберләре бар.

Зиратның көнчыгыш чиге буйлап Хәтер аллеясы урнашкан. Ленинградны саклаучылар истәлегенә анда Россия төбәкләреннән, БДБ дәүләтләреннән һәм чит илләрдән, шулай ук блокадалы Ленинградта эшләгән оешмалардан истәлекле тактаташ та куела.

2002 елның 9 маенда зират янында агач гыйбадәтханә изгеләндерелә. Храм төзү планлаштырыла. Хәзер булачак храм урынында тәре билгесе тора.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Великая Отечественная война 1941—1945: энциклопедия. / Гл. ред. М. М. Козлов. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — 832 с.
  • И. А. Бродский. Памятник героическим защитникам Ленинграда. Пискарёвское мемориальное кладбище-музей. Изд. Художник РСФСР, 68 стр.
  • Валерий Лозовский. Пискарёвское мемориальное кладбище. Изд. Дитон, 230 стр., тираж 1000 экз.
  • Гусаров А.Ю. Памятники воинской славы Петербурга — СПб: Паритет, 2010. — 400 б. — ISBN 978-5-93437-363-5.
  • И. А. Бродский. Памятник героическим защитникам Ленинграда. Пискарёвское мемориальное кладбище-музей. Альбом. Изд. Художник РСФСР, 68 стр., тираж 5000 экз.
  • Г. Ф. Петров Пискарёвское кладбище. Лениздат, 45 стр., (Туристу о Ленинграде)
  • Г. Петров. Пискарёвское Кладбище. Лениздат, 54 стр., (Пискарёвское мемориальное кладбище (Ленинград, РСФСР)) (Туристу о Ленинграде)
  • М. А. Дудин Пискарёвское мемориальное кладбище. Изд. Аурора.
  1. Постановление Правительства РФ № 527 от 10.07.2001