Пичиктик-Тагъ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пичиктик-Тагъ latin yazuında])
Пичиктик-Тагъ
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Орджоникидзевский район[d]
Входит в состав списка памятников культурного наследия список объектов культурного наследия: Орджоникидзевский район[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Ирешү горы Писанная, Соляная, Озерная
Карта
 Пичиктик-Тагъ Викиҗыентыкта

Пичиктик-Тагъ яки Сулек писаницасы — Көньяк Себернең VII—IX гасыр сынлы сәнгать һәйкәле [2],[3]. Печище елгасыннан ерак түгел Хакасия Республикасының Орджоникидзе районы Копьёво бистәсеннән 18 км-да урнашкан. Писаница ("петроглифлы кыя" өчен рус, себер сүзе) атамасы Сулеков олысыннан килеп чыккан. Сулек писаницасының халык атамасы «Пічіктіг-Тағ» (хакас телендә: Язылган Тау).

Писаницаның беренче фәнни тасвирламасы 1847 елда ясалган булган, шуннан соң бирегә борынгылыкларны өйрәнү буенча фин җәмгыятенең экспедициясе килгән, ул Хакасиядә 1887—1889 елларда эшләгән булган. Күбесенчә Писаная һәм Соляная тауларында урнашкан писаница рәсемнәре натурадан экспедиция составына кергән, рәссам Аппельгрен-Кивало, Отто Хьялмар тарафыннан ясалган булган. Финнардан соң биредә петроглифлар өйрәнүчесе Адрианов Александр Василий улы эшләгән.

Сулек писаницасы чат меңнәрчә рәсемнәр белән капланган кыя булып тора. Төп сюжетлар ул — сунар, сугыш, хайван көрәше, шаман йолалары сәхнәләре. Рәсемнәр Руна язмалары текстлары белән; өске язмада шулай дип язылган: «Мәңге кыя» (шулай ук Писаная яки Вечная тавы), ягъни мәңге вакытларга калдырылган рәсемнәр белән таш кыя.

Бу тауда иң күп сан рәсемнәр микъдары Кыргыз каганаты эпохасына карый. Рәсемнәр гравировка техникасында — сызыклар итеп башкарылган. Бу техникада җәядән хайваннарга атуча җайдак гаскәриләр, бер-берсен тешләүче дөяләр (Хакасия территориясендә XIX гасыр ахырына кадәр үрчеткәннәр) ясалган. Кабан һәм барыс сурәтләре бар. Яхшы сакланган рәсемнәрнең берсендә кулында чукмар сыман әйбер тотучы җайдак сурәтләнгән. Гравировка сызыклары белән ясалган уникаль сурәтләр бар — борынгы Умай Алиһәсе тасвирламасына тәңгәл килүче өч мөгезле баш киемле Илаһ.

Борынгы мәдәният һәйкәле буларак асаба гына түгел, ә дөнья әһәмиятенә ия. Хәзерге вакытта Сулек писаницасы федераль әһәмияткә ия является объектом мәдәни мирас объекты булып тора. Бу Хакасиянең төньягында иң зур һәйкәл. Һәйкәлләрнең күпчелеге кебек ул әкренләп җимерелүгә дучар. Төп җимерелү факторларның берәүләре — кеше һәм табигать.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 1327 от 30.08.1960
  2. Евтюхова Л. А. Археологические памятники енисейских кыргызов (хакасов). — Абакан: ХакНИИЯЛИ, 1948. — С. 109
  3. Бутанаев В. Я. Древнее искусство Саяно-Алтая. — Абакан, 2020. — C.53-55.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]