Планета

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Планета latin yazuında])
Планета
Сурәт
Югарырак ранг йолдыз
Түбәнрәк ранг Иярчен һәм малая планета[d]
Кайда өйрәнелә астрономия
Бала җисем Cirneñ yasalma iärçene
Ана җисем йолдыз системасы[d]
Үрнәк элементы Меркурий, Җир, Марс, Юпитер һәм Сатурн
Нинди веб-биттә тасвирланган whosonfirst.org/docs/placetypes/#planet(ингл.)
 Планета Викиҗыентыкта
Җирсыман планеталар: Меркурий, Чулпан, Җир, Марс (зурлыклар чагыштыру өчен, ераклыклар сакламаган)
Кояш җирлегендә газлы зур планеталар: Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун (зурлыклар чагыштыру өчен, ераклыклар сакламаган)

Планета (грек. πλανήτης — «илгизәр») — йолдыз яки йолдыз калдыгы тирәсендә әйләнүче, үз орбитасының әйләнә-тирәсен планетезимальләрдән бушата алган һәм үз гравитациясе тәэсирендә йомры форма алу өчен җитәрлек, әмма термик төш реакциясе башлану өчен җитмәслек массага ия күк җисеме.

Планеталарны ике төп төркемгә бүлергә мөмкин: түбән тыгызлыклы зур планеталар, һәм эре булмаган каты кабыклы җирсыман планеталар. Халыкара астрономия берлеге билгеләмәсе буенча, Кояш системасында 8 планета бар. Кояштан ераклашу тәртибендә дүрт җирсыман: Меркурий, Чулпан, Җир, Марс, аннары дүрт зур планета: Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун. Шулай ук, Кояш системасында ким дигәндә 5 кәрлә планета бар: Плутон (2006 елгача тугызынчы планета дип исәпләнде), Макемаке, Хаумеа, Эрида һәм Церера. Меркурий һәм Венерадан тыш, һәрбер планета тирәсендә ким дигәндә бер иярчен әйләнә.

1992 елдан башка йолдызлар тирәсендә әйләнүче йөзләрчә планета (экзопланеталар) ачышларыннан башлап, галимнәр Галактикада һәрбер урында планеталарны табып булганны аңлыйлар. 2010 елның декабрь ае башына зур планеталардан алып җирсыман планеталарга хәтле 505 экзопланета мәгълүм була.