Площадь Восстания (метро станциясе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Площадь Восстания (метро станциясе) latin yazuında])
Площадь Восстания
Урын Санкт-Петербургның Үзәк районы
Координатлар 59°55'53.731"тн, 30°21'37.735"кнч
Ачылган 1955
Карта
Павильон йортының шпиле белән ротонда - Санкт-Петербургның символы. 2006 ел.

«Площадь Восстания» (тат.  Күтәрелеш мәйданы) [1] - Санкт-Петербург метрополитены станциясе. Киров-Выборг юлына керә. «Владимирская» һәм «Чернышевская» арасында урнашкан. Күтәрелеш мәйданы атамасы (элекке Знаменка мәйданы) буенча станция үз исемен алган.

Станция Мәскәү вокзалы янында урнаша. Станциядән Невско-Василеостровская юлының «Маяковская» станциясенә күчереп утырып була.

Үзәк районы Смольнинское, Лиговка-Ямская бүлгеләрендә урнашкан.

Тышкы биналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Павильон архитектолар В. В. Ганкевич, Б. Н. Журавлёва, И. И. Фомина, инженер Е. А. Эрганов проекты буенча төзелгән. Павильон Нева һәм Лига проспектлары, Күтәрелеш урамы киселешендә, сүтелгән Знаменка чиркәве урынында урнашкан.

Павильон классик стильдә, ике яктан ризалит белән бизәкләнгән, храм күренешенә охшаш. Павильон йорты шпиль белән ротонда - Санкт-Петербургның символы.

Җир асты корылмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Күтәрелеш мәйданы» — пилон станциясе, үтә тирәнлеге белән (≈ 58 м). Җир асты залы В. В. Ганкевич, Б. Н. Журавлёва, И. И. Фомина мигъмарлары, Е. А. Эрганов инженеры проекты буенча эшләнгән.

Үзәк зал. Җир асты залы бизәкләү темасы — Октябрь инкыйлабы. Архитекторлар аралыкны максималь рәвештә кулланалар:

  • Цоколь кызыл урал мәрмәр белән бизәкләнгән. Биеклеге ~1.05 метр, аның югары ягында әвәләп ясалган карниз. Бу цоколь Петербург метрополитенының иң түбәне була.
  • Үзәк залының гөмбәзе ак сылап ясалган аркалар белән киселгән. Классицизм стиле кулланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Транспорт объектлар һәм географик исемнәре туры тәрҗемәсе кулланылмый, оригинал атама калдырыла

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]