Плутон (мифология)
| Плутон | |
|---|---|
| Ата | Сатурн |
| Кардәш | Веста[d], Glauca[d], Юпитер, Нептун[d], Церера[d] һәм Юнона |
| Ире яки хатыны | Прозерпина[d] |
| Илаһ карый | Борынгы Рим дине[d] |
Плутон (бор. грек. Πλούτων, лат. Pluto) борынгы грек һәм рим мифологиясендә — җир асты патшалыгы һәм үлем алласы исемнәренең берсе. Б.э. к. V гасырдан башлап бу исем борынгырак Гадес (Аид, ᾍδης Hā́idēs) исеменә кушыла һәм аны кысрыклап чыгара.
Плутон — Сатурн һәм Опаның өлкән улы. Юпитер, Нептун, Церера, Веста һәм Юнонаның энесе. Прозерпина алиһәсенең агасы һәм ире[1]. Титаннарны һәм гигантларны җиңгәннән соң, абыйлы-энеле галәмне бүлешәләр, һәм Плутонга җир асты патшалыгы һәм үлгәннәрнең күләгәләре өстеннән хакимлек бирелә. Плутон «кунакчыл», ләкин мәрхәмәтсез алла булып санала, ул барысын да үз йортына теләп кабул итә, ләкин беркемне дә кире җибәрми. Берничә миф Плутонны байлык алласы — Плутос белән бәйли[2]. Элидада урнашкан Плутонга багышланган бер генә гыйбадәтханә билгеле. Плутонга корбан итеп кара төстәге мөгезле эре терлек китергәннәр. Плутонны кулында ике тешле яки таяк тотып, кайчакта муллык мөгезе белән сурәтләгәннәр[3].
Плутон һәм Прозерпина хөрмәтенә Римда Терентин һәм Таврий уеннары бәйрәм ителгән[4].
Борынгы грек мифологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Плутон Геракл Эврисфейга тәмуг эте Керберны табарга барганда аның белән сугышкан. Геракл Плутонның җилкәсен яралый, ул үз патшалыгын ташлап, Олимпка аллалар табибы Пеонга ярасын дәвалау өчен китәргә тиеш була. Икенче тапкыр җәһәннәмнән Плутон Персефонаны урлау өчен китә. Плутонның тылсымлы бүреге була, ул кигән кешене күзгә күренмәс итә; аны Персей, Афина һәм Гермес кигәннәр[3].
Борынгы рим мифологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Борынгы рим мифологиясендә Плутон — Сатурн һәм Опа (Крон һәм Рея) улы, Юпитер, Юнона, Нептун, Церера һәм Вестаның абыйсы. Плутон үз биләмәсенә теге дөньяны ала һәм җир асты байлыклары алласы итеп билгеләнә. Ул бөтен кешеләрне коточкыч куркуга сала, чөнки ул җир өстенә чираттагы корбанын сайлап алып, аны үзенең караңгы дөньясына алып китү өчен генә чыккан. Плутон җирдә аның караңгы патшалыгына кояш нурлары үтеп, андагы караңгылыкны куып таратырлык ярыклар юкмы икәнен тикшереп караган. Аның дүрт кара айгыр алып бара торган арбасы булган.
Бервакыт ул үсемлекләрнең гүзәл алиһәсе Прозерпинаны алып китә һәм аны Гадеста тәхеткә утырта һәм үзенең патшабикәсе итә[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Пастухов П. И. «Плутон, подземный бог, Прозерпина, его супруга и Протезилай умерший».
- ↑ Плата — Проб. — М. : Советская энциклопедия, 1975. — 608 с. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 20).
- 1 2 Плутон. Энциклопедия мифологии. әлеге чыганактан 2025-06-19 архивланган. 2026-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Ἀίδης // Реальный словарь классических древностей / Авт.-сост. Ф. Любкер ; Под ред. членов Общества классической филологии и педагогики Ф. Гельбке, Л. Георгиевского, Ф. Зелинского, В. Канского, М. Куторги и П. Никитина. — СПб., 1885.
- ↑ Циркин Ю. Б. Мифы Древнего Рима. — М., 2000. — Архивировано 25 января 2012 года.]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Плутон // Плата — Проб. — М. : Советская энциклопедия, 1975. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 20).
- Плутон // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Ἀίδης // Реальный словарь классических древностей / Авт.-сост. Ф. Любкер ; Под ред. членов Общества классической филологии и педагогики Ф. Гельбке, Л. Георгиевского, Ф. Зелинского, В. Канского, М. Куторги и П. Никитина. — СПб., 1885.
- Аид, Гадес / А. А. Тахо-Годи // Мифы народов мира : Энцикл. в 2 т. / гл. ред. С. А. Токарев. — 2-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1987—1988.
- Циркин Ю. Б. Мифы Древнего Рима 2012 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган. — М., 2000. — Архивировано 25 января 2012 года.]
- Псевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека I 6, 2 и далее
- Плутон. Энциклопедия мифологии. әлеге чыганактан 2013-08-16 архивланган. 2026-05-31 тикшерелгән.