Полина Виардо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Полина Виардо latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Полина Виардо
Pauline Viardot-Garcia 3.jpg
Туган телдә исем фр. Pauline Viardot
Әйтелеш
Туган 18 июль 1821(1821-07-18)[1][2][3][…]
Париж, Франция[4]
Үлгән 18 май 1910(1910-05-18)[1][2][3][…] (88 яшь)
VII округ Парижа[d], Париж, Франция
Күмү урыны Монмартр зираты[d]
Яшәгән урын Мәскәү[5]
Ватандашлыгы Франция[6]
Испания
Һөнәре көйязар, җырчы, опера җырчысы, тренер по вокалу, пианист
Җефет Луи Виардо[d][7]
Балалар Виардо, Поль[d] һәм Луиза Эритт-Виардо[d]
Ата-ана
Кардәшләр Мануэль Патрисио Родригес Гарсиа[d] һәм Мария Малибран[d][10][11]

Commons-logo.svg Полина Виардо Викиҗыентыкта

Полина Виардо (фр. Pauline Viardot), тулы исеме Мишель Фердинанда Полина Гарсиа Ситес (Michelle Ferdinande Pauline García Sitches; кияугә чыкканнан соң үзен Мадам Виардо дип йөрткән, Madame Viardot; 18 июль 1821, Париж — 17 яки 18 май 1910, шунда ук) — испан-француз җырчысы, композитор һәм вокал педагогы. Испан җырчысы һәм педагогы Мануэль Гарсиа-олуг һәм Хоакина Ситчесның кызы һәм укучысы, Мария Малибран һәм Мануэль Патрис Гарсианың апасы, Луи Виардоның хатыны, Поль Виардоның әнисе[12].

Аурупаның төрле театрларында чыгыш ясый, күп концертлар куя. Фидес (Мейерберның «Пророк»), Орфей (Глюкның «Орфей һәм Эвридика»), Розина (Россининың «Севильский цирюльник») партияләр белән билгеле була[13]. Иван Тургеневның либреттосына романслар һәм комик опералар авторы. Ире белән бергә, Тургенев әсәрләрен Француз теленә тәрҗемә итә, рус мәдәнияте казанышларын пропагандалый. Төрле мәгълүматлар буенча, аның 250-нән артык музыкаль композициясе исәпләнгән[14].

Полина Виардо карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1837 елда 16 яшьлек Полина Гарсиа үзенең башлангыч концертын Брюсселдә бирә, 1839 елда Лондонда Россининың «Отелло» операсында Дездемона роле белән беренче тапкыр чыгыш ясый. Музыка тәнкитчеләр фикере буенча, кайбер җитешсезлекләргә карамастан, кызның тавышында нечкә техника белән искиткеч дәрт берләшә.

1840 елда Полина Парижда Théatre Italien директоры һәм композиторы Луи Виардога кияүгә чыга. Катыннан 21 яшкә олы булып, ире аның карьерасы белән шөгыльләнә башлый[15]. 1844 елда Руссия империясының башкаласы Санкт-Петербургта Антонио Тамбурин һәм Джованни Баттиста Рубини белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Русия шулай ук 1845, 1846, 1853 елларда гастрольләрдә була.

Виардоны сөючеләр күп була. Атап әйткәндә, рус язучысы Иван Сергеевич Тургенев 1843 елда аның «Севильский цирюльник» башкаруын ишетеп, җырчыга гашыйк була. 1845 елда ул Рәсәйне калдыра, Полина артыннан китә һәм, ахыр чиктә, Полинаның гаилә әгъзасына диярлек әверелә. Язучы Полинаның дүрт баласына үзенеке кебек карый, үзенең вафатына кадәр Полинаны ярата. Ул, үз чиратында, аның эшләренең тәнкыйтчесе була, ә дөньяви урыны һәм бәйләнешләре язучыны яхшы яктан күрсәтә. Мөнәсәбәтләренең чын характеры әлегә кадәр бәхәс предметы булып тора.

Моннан тыш, Полина Виардо башка бөек кешеләр белән аралаша, алар арасында Шарль Гуно һәм Гектор Берлиоз була.

Үзенең вокаль һәм драматик сәләтләре белән билгеле булган Виардо Фредерик Шопен, Гектор Берлиоз, Камил Сен-Санс һәм «Пророк» операсы авторы Джакомо Мейерберг кебек композиторларны илһамландыра.

Полина Виардо. Рәссам К. А. Нефф, 1842

Ул үзен бер кайчан да композитор дип исәпләми, әммә асылда исә өч музыкаль җыелма иҗат итә, шулай ук үзе өчен махсус булдырылган ролләр өчен музыка иҗат итүдә ярдәм итә. Аннары, сәхнәдән киткәч, ул «Последний колдун» исеме астында опера яза.

Виардо испан, француз, итальян, инглиз, немец һәм рус телләрендә иркен сөйләшә һәм үзенең ижатында төрле милли стилләрне куллана. Үз таланты аркасында ул Аурупаның иң яхшы концерт залларында, шул исәптән Санкт-Петербург опера театрында (1843-1846 еллап) чыгыш ясый. Виардоның популярлыгы шундый зур була, Жорж Санд үзенең «Консуэло» романында төп героиняның прототибы итеп ала.

Виардо 1849 елның 30 октябрендә Mirum Tuba (Моцартның «Реквием») Шопенны җирләгәндә меццо-сопрано партиясын башкара. Глюкның «Орфей һәм Эвридика» операсында төп рольне башкара.

Евгений Плюшар ясаган Полина Виардо портреты. 1853 еллар тирәсе

Полина Виардо-Гарсиа 1863 елда сәхнәне калдыра, гаиләсе белән Францияны ташлап китә (аның ире Луи Виардо Наполеон III режимына каршы була ) һәм Баден-Баденда төпләнә. Наполеон III колатылганнан соң гаилә Францияга кайта, Полина Париж Консерваториясендә 1883 елда ире вафат булганга кадәр укыта, шулай ук Сен-Жермен, бульварында музыкаль салон тота. Аның укучылары арасында Дезире Арто һәм Софи Рер-Брайнин була.

Полина Виардо 1910 елда үзен яраткан туганнары чолгавында вафат була. Парижда Монмартр зиратында җирләнә. 1874 елда Иван Тургенев Буживалдә Виардо өчен парк һәм йорт сатып ала[16].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Луи Виардо белән Полинаның танышуы Жорж Санд аркасында була.

1840 елда 16 апрелендә алар Парижда өйләнешә, ә ике айдан соң Полина Виардо Жорж Сандка Римнан яза: «Сез вәгъдә иткәнчә мин Луида югары акыл, тирән күңел һәм изгелекле фигыль таптым... ир өчен гүзәл сифатлар, әммә бу гына җитерме?».

Җырчы Полина Варының Париж салоны. Чакырылучылар арасында: И. С. Тургенев, О. де Бальзак, С Франк, А Дюма-атасы, Ж. Санд, А. де Мюссе, Ш. Бери, А. Ветан. Әгъза янында мадам Варының балалары һәм рус генералы Венедиктовның кызы — Капитолина утыра.

Ире темпераментлы Полинаның капма-каршысы була. Бу никахны бәхетле дип атау мөмкин түгел. Луи хатынын ярата һәм аның шәхесенә хөрмәт белән карый, көнчелек белән ялкытмый. Әммә Луига хөрмәт белән караган Жорж Санд та аны «төнге калфак кебек боек» дип таба, һәм көндәлегенә Полинаның ирен «яшенсез һәм дәртсез» яратуын яза.

Луи Виардо белән никахта кызлары Луиза-Полина (1841-1918), Клод (1852-1914), Марианна (1854-1919) туа, 1857 елда — улы Поль (1857-1941. (Кайбер хәбәрләр буенча — башлыча бу версия яклы, атап әйткәндә, Евгений Семенов буенча — Полнең әтисе Тургенев була[17]). Марианна һәм Габриэль Фореның купьеллык романы аерылышу белән тәмамлана. Марианна композитор һәм пианист Альфонс Дювернуа кияүдә була.

Сеңлесе Мария Малибран — испан җырчысы, дөнья опера сәнгате легендасы.

Санкт-Петербургта адреслары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1843 ел — А.М. Ушаковның керем йорты — Невский проспекты, 54.

Нәфис әдәбияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жорж Саннның «Консуэло» романында төп героиняның прототибы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 FemBio: Банк інформації про видатних жінок, Frauendatenbank, Банк данных о выдающихся женщинах
  4. 4,0 4,1 Archivio Storico Ricordi — 1808.
  5. Житова В. Н. Воспоминанія о семьѣ И. С. Тургенева // Вѣстникъ Европы: журнал истории — политики — литературы — 1884.
  6. SELIBR — 2018.
  7. В. Чуйко Виардо, Луи // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1892.
  8. 8,0 8,1 Гарсиа // Большая советская энциклопедия / мөхәррир О. Ю. Шмидт — 1 — Москва: Советская энциклопедия, 1920.
  9. 9,0 9,1 Library of Congress AuthoritiesLibrary of Congress.
  10. Н. С. Виардо, Мишель-Полина // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1892.
  11. Н. С. Малибран, Мари Фелисите // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1896.
  12. Файлжес Орландо. The Europeans. Allen Lane. — ISBN 978-0-241-00489-0 .
  13. Эрик Блом.Grove’s Dictionary of Music and Musicians. — 5th edition. — 1954.
  14. Waddington P., Žekulin N. The Musical Works of Pauline Viardot-Garcia (1821–1910). Heretaunga (New Zealand) and Calgary (Canada), 2011.
  15. Pauline Viardot-Garcia (1821-1910).
  16. Тургеневские девушки: кого любил и ненавидел великий классик. 2020-07-29 тикшерелде.
  17. E. Semenoff. La vie douloureuse d’Ivan Tourguéneff. — P.: Mercure de France, 1933. — P. 54.(фр.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Виардо П. Упражнения для женского голоса : Час упражнений : уч. пособие / пер. А. Ю. Ефимова. — СПб. : Лань : Планета музыки, 2013.
  • Гозен А. А. И. С. Тургенев : Исследование. — СПб. : Композитор, 1994. — (Musica et litteratura).
  • Грев И. М. История одной любви : И. С. Тургенев и Полина Виардо. — М. : Современные проблемы, 1927.
  • Молева Н. М. Призрак Виардо : Несостоявшиеся счастье Ивана Тургенева. — М. : Алгоритм, 2008. — 221, [2] с. — (Суфилык любви). — ISBN 978-5-9265-0603-4.
  • Молева Н. М. Тургенев без Виардо, или Три надежды на любовь. — М. : АСТ : АСТ Москва : Олимп : Харвестер, 2008. — 192 с. — (Историческая личность). — ISBN 978-5-17-054427-1 (АСТ). — ISBN 978-5-9713-8845-6 (АСТ Москва). — ISBN 978-5-7390-2266-0 (Олимп). — ISBN 978-985-16-6048-9 (Хавес).
  • Розанов А. Полина Виардо-Гарсиа. — Л., 1978.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


action=watch}} следить]] [обновить]  [[Портал:[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] |Испания]] action=watch}} следить]] [обновить]  [[Портал:[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] |Франция]] action=watch}} следить]] [обновить]  [[Портал:[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] |Опера]] action=watch}} следить]] [обновить]  [[Портал:[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить] |Персоналии]]