Полиневрит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Полиневрит latin yazuında])
Полиневрит
Саклык белгечлеге неврология
NCI Thesaurus идентификаторы C26864[1]

Полиневрит (перифирик нервлар ялкынсынуы). Әйтелгән чир кеше организмында төрле сәбәпләрдән килеп чыга. Шул арның берсе, организмга В витаминнары группасы җитәрлек дәрәҗәдә кермәве.

Бу сырхау ризыкларда В группасы витаминнары аз, ә углеводлар күп бул­са, ашказанына операция ясалып, бер өлеше киселеп алынган очракларда, еш эч китеп торса, бавыр зарарланып витаминнар начар үзләштерелсә, спиртлы эчемлекләр белән мавыкканда, тиреотоксикоз, шикәр авыруы белән чирләгән очракларда күзәтелә. Симптомнары: аякларның бик авыртып борчуы, бигрәк тә табаннарның төнлә кызышуы, аяк мускулларының авыртуы, көчсезләнүе, тиз аруы белән характерлана. Соңрак аяк мускулларының күләме кечерәя башлый.

Дарулар белән дәвалануны табиблар күзәтүе астында алып барырга кирәк. Диетаның әһәмияте бик зур. Ризык рационы В группасы витамин­ нарына бай булырга тиеш. Ул көрпәле оннан пешерелгән кара ипидә, борчак, соя, фасольдә, бавырда, чүпрәләрдә күп була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]