Полипсыман хориоидаль васкулопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Полипсыман хориоидаль васкулопатия latin yazuında])

Полипсыман хориоидаль васкулопатия (ПХВ) — хориоидеяның эчке тамырлары киң тамырлы челтәр һәм күпсанлы терминаль полипсыман күренештәге аневризмасыман киңәюләр ясаган хориоидея тамырларының чагыштырмача сирәк идиопатик чире.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Өлкән яшьтә бер күздә күрү начарлану белән билгеләнә.

2. Билгеләре еш ике күздә дә барлыкка килә, әмма тәңгәл түгел. Ешрак зарарлану макула өлкәсендә барлыкка килә: 20% очрагында — перипапилляр һәм 15% очракта — экстрамакуляр. Классик вариантта ЯБМД үзенчәлекле друзалар булмавын билгелиләр. Симптомсыз аневризмасыман киңәюләр яки полиплар ЧПЭ астында кызгылт сары төстәге төенчекләр кебек күренә.  ПХВ ике клиник формасын аералар:

а) экссудатив күпсанлы ЧПЭ сероз кубарылуы, челтәркатлауның сероз кубарылуы һәм макулада липидлар утырмалары өчен яшерен күрү үткенлеге кимү белән сыйфатлана;

б) геморрагик ЧПЭ геморрагик кубарылуы һәм макулага субретиналь кан саву өчен кисәк күрү начарлану сәбәбе була ала (рәс. 17.18а).

3. ЯИА диагнозны бик төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә. Хориоидаль циркуляциясе белән бормалы тамырлы челтәр һәм тагын полипсыман һәм ЧПЭ астындагы бормалы тамырларның терминаль бүлекләрнең аневризмасыман киңәюләрен ачыклыйлар, алар әкренләп тула һәм сыекчаны шактый үткәрәләр (рәс. 17.18б).

4. 50% очракта үзеннән-үзе экссудация һәм геморрагия бетү белән фараз яхшы. Чирнең калдык күренешләре озак вакыт дәвамында сиздерә ала һәм кайбер очракларда кабат кан савуга һәм сыекча чыгуга китерә, ә нәтиҗәсендә — макула зарарлану һәм күрү югалту. Тамырлы полипсыман «йөзем тәлгәшләре» кебек киңәюләр белән пациентларда күрү югалту куркынычлыгы югары.

5. ПХВ экссудатив формасының дифференциаль диагностикасын өлкән яштәгеләрдә хроник үзәктәге сероз ретинопатиясе белән үткәрәләр. Геморрагик формасы ЯБМД неоваскуляр формасын яшерергә мөмкин.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оптималь дәвалау юк, әмма симптомсыз полиплар үзеннән-үзе бетә ала торган бердәм фикер бар. Барышка макула җәлеп ителсә, терапиянең төрле ысулларын кулланырга мөмкин, әмма бу очракта ФДТ иң яхшы ысул була ала турында мәгълүмат бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел