Польша-Литва оланнары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Польша-Литва оланнары latin yazuında])
Пиратский К. К. Олан полкы Штаб-Офицеры. 1855 ел.[1]

Поляк-Литва оланнары — пик, кылыч һәм пистолет белән коралланган яжа аурупа җиңел кавалериясенең бер төре. Аларның формасындагы тышкы үзенчәлекле атрибуты булып биек, дүртпочмаклы төрки баш киеме торган.

XIV гасырдан башлап күп кенә Алтын урда татарлары Бөек Литва кенәзлегендә яши башлый, анда алар хәрби хезмәттә була. XVII гасыр сугышлары Поляк-Литва җирләрендә липка исемен алган хәрби-ясаклы татар халкы барлыкка килүгә китерә. Нәкъ менә липкалардан XVIII-XVIII йөз башларында атлы татар отрядлары формалашалар.

XVIII гасырның беренче яртысында татар полклары сөйләмдә олан дип атала башлый. Генерал Юзеф Зайончек (1794) истәлекләрендә Литвада берничә татар полкы булганы билгеле. Витольд чорыннан бирле әлеге хәрби халыкның җирлекләре бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Король биргән хокуклар, шулай ук Берестейская экономиядә җир биләмәләренә ия булу полк командирының законны санламавына китергән. 1721 елда Ошмань повятында җир турындагы бәхәсләр вакытында полковник, 5 хоругвейны алып, аларны бәхәсле җиргә куя. Моннан тыш, суд түрәләренә бу мәсьәләне хәл итмәгән очракта, ул үзенең полкы белән Төркиягә китәсен хәбәр итә.

1733 елда Польша армиясендә Александр Мостафа Корыцкий җитәкчелегендәге татар җиңел кавалерия полкы төзелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Илл. 028. Штаб-Офицер Лейб-Гвардии Уланского Его Величества полка. (В парадной форме). 15 марта 1855 // Перемены в обмундировании и вооружении войск Российской Императорской армии с восшествия на престол Государя Императора Александра Николаевича (с дополнениями) : Составлено по Высочайшему повелению / Сост. Александр II (император российский), илл. Балашов Петр Иванович и Пиратский Карл Карлович. — СПб.: Военная типография, 1857—1881. — Тетради 1—111 : (С рисунками № 1—661). — 47×35 см.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гришин Яков. Польско-литовские татары.(Наследники Золотой Орды). — Казань: Татарское книжное изд-во, 1995. — 195 с.
  • Львов С. В. Уланские полки Российской армии в 1812 году / Музей-панорама «Бородинская битва». — М.: Кучково поле, 2010. — 128 с. — 2 000 экз. — ISBN 978-5-9950-0114-0. (обл.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илл. 538. Штаб-Офицер Л. Гв. Уланского и Обер-Офицер Л. Гв. Уланского Его Величества полков. (Парадная и походная формы.) 19 Января и 7 Марта 1871 // Перемены в обмундировании и вооружении войск Российской Императорской армии с восшествия на престол Государя Императора Александра Николаевича (с дополнениями) : Составлено по Высочайшему повелению / Сост. Александр II (император российский), илл. Балашов Петр Иванович и Пиратский Карл Карлович. — СПб.: Военная типография, 1857—1881. — Тетради 1—111 : (С рисунками № 1—661). — 47×35 см.