Эчтәлеккә күчү

Поль Анри д’Эстурнель де Констан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Поль Анри д’Эстурнель де Констан latin yazuında])
Поль Анри Бенжамен д'Эстурнель де Констан
фр. Paul Henri Balluet d'Estournelles de Constant
Туган телендәге исеме фр. Paul Henri Balluet d'Estournelles de Constant
Туган 22 октябрь 1852(1852-10-22)
Ла-Флеш[1]
Үлгән 15 май 1924(1924-05-15) (71 яшь)
Бордо[1]
Күмү урыны Пер-Лашез[d]
Ватандашлыгы Франция байрагы Франция
Әлма-матер Бөек Лүдовик литсие[d]
Һөнәре дипломат, җәмәгать эшлеклесе
Ата-ана
Кардәшләр Jean d'Estournelles de Constant[d][2]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1909 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Paul Henri Balluet d'Estournelles de Constant|Поль Анри Бенжамен д'Эстурнель де Констан
фр. Paul Henri Balluet d'Estournelles de Constant]]
Викиҗыентыкта

Поль Анри Бенжамен д'Эстурнель де Констан (фр. Paul Henri Balluet d'Estournelles de Constant; 22 ноябрь 1852 ел15 май 1924 ел) — француз дипломаты һәм җәмәгать эшлеклесе. 1909 елда Огюст Беернар белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Поль Анри Бенжамен д'Эстурнель де Констан аристократик гаиләдә туа. Фәнни дәрәҗәләргә ия була. Ул Борынгы Греция турында тулы бер китап, мифик эчтәлектәге пьесалар яза. Беренче бөтендөнья сугышы елларында, Пацифист булуына карамастан, Франциягә булдыра алганча ярдәм итә – нәсел замогын госпитальга тапшыра, алман су асты көймәләренә каршы торучы ысуллар эзләү белән шөгыльләнә.

де Констан француз дипломаты, тынычлык өчен көрәшүче һәм пацифист була. Бөтен гомерен ул төрле илләрдә илче хезмәтенә һәм Европа дәүләтләренең тыныч күрше булуын урнаштыру эшчәнлегенә багышлый. Берничә халыкара конференциядә, шул исәптән, 1899 елгы коралсызландыру конференциясендә катнаша. 1918 елда исә Милләтләр Лигасы идеясын һәм проектын төзүчеләрнең берсе була.


  1. 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
  2. Olympedia – Jean d'Estournelles de Constant — 2006.