Портал:Авиация/Татар дөньясы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авиация/Татар дөньясы latin yazuında])

Мәгубә Сыртланова — гвардиянең өлкән лейтенанты, очучы, Советлар Союзы Герое.

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфа губернасының (хәзер Башкортстан Республикасы), Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1929 елдан Ташкентта телеграфист булып эшли, аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазифасын башкара. Мәгубә Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый.

1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында – 4 нче һава армиясенә караган 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясенең 46 нчы гвардия полкында эскадрилья командиры урынбасары була.