Портал:Башкортлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортлар latin yazuında])
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Башкорт халкына багышланган портал
Портал Башкортларның милли республикасы тууына 100 ел тулу хөрмәтенә ясалды.

Башкорт Автономияле Совет Социалистик Башкорт Республикасы 1919нчы елның 20нче мартындагы РСФСР һәм Башкорт хөкүмәтләре арасындагы килешү нигезендә төзелә һәм бүгенге Русия территориясендә беренче милли автономия булып тора. 2019 елда Башкортстанның тууына 100 ел уздырылачак. Бүгенге көнгә Башкортлар иҗатын һәм тормошон барлауга багышланган гыйльми хезмәтләр язылган. Бу портал Башкортларның иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып ясалды.


Тормыш юлы

Рәшит әд-Диннең «Угызнамә»сенә ярашлы, Угыз ханның гаскәрләре башкортларның Зур Багур исемле кәлгәсен һәм илләрен яулап ала, аларның Караши ягу дигән падишасын әсиргә ала. Әбү әл-Газига ярашлы, мадъярлар һәм башкортлар Угыз ханга каршы баш күтәрәләр.

Безнең эраның I мең еллыгы азагында башкортлар көнбатышта Идел елгасыннан алып көнчыгышта Тубыл елгасына кадәр, көньякта Илек һәм Җаек (Җаек) елгалардан белән төньякта Чулман һәм Сылва елгаларына тиклемге җирләрдә яши һәм төрле дәүләтләр составында (Дәште Кыпчак, Төрки каһанлыгы, Хәзәр каһанлыгы, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Нугай Урдасы, Себер ханлыгы).

XVI гасырның 2‑се яртысында башкортлар Мәскәү башлыгына керә. Дәүләт хәрби хезмәт һәм башка йөкләмәләрне булдыру, корылма һәм салымнар түләү шарты белән башкортларның асабалык хокукы, урындагы үзидарәлеге (җыелыш, корылтай), традицион йолалары, бәйрәмнәре, дин тоту ирке саклануын гарантиялый. Колонияләштерүнең көчәеве, салымнар үсүе һәм йөкләмәләр санының артуы, башкортларның җиргә җирләрен тартып алу, урындагы үзидарәлекнең чикләнүе башкорт ихтилалдарын (XVII—XVIII) сәбәп була. Т

өбәкнең башка халыклары белән бергә башкортлар Крәстияннәр сугышында (1773-1775) катнаша. 1798-1865 елларда Башкортстанда идарә итүнең кантон системасы була, башкортлар хәрби йомышлы катламнарга (Башкорт полклары, Башкорт-мишәр гаскәре) карый. XIX—XX гасыр башында башкортлар саны арта (1897 елда карый 1311 мең кеше), мәгариф, мәдәниятнең киләсе үсеше күзәтелә.

Революциядан (1917) соң Башкортстан автономиясен төзү өчен көрәш башлана. 1919 елның мартында Үзәк Совет власы белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешүгә имзалана. 1922 елда Зур Башкортстан оештырылганнан соң, башкортларның күп өлеше аннан читтә кала (Ялан кантоны, Тук-Чуран кантоны, Аргаяш кантоны - Аргаяш милли округы). 1926 ел азагында башкортлар саны революцияга тиклемге чор белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек кими һәм ССРБ‑да 714 мең кеше тәшкил итә, БАССР‑да — 584,8 мең: Ватандашлар сугышы, корылык һәм ачлык элемтәләре үзен сиздерә. Башкортлар саны артуына сәяси репрессияләр, Бөек Ватан сугышы кире йогынты ясый.

Башкортлар мирасы

Чиләбе башкортлары

Оло Башкортстан – мәмләкәтем!

Эзләп табыр мы чигеңне?!.

Әле кайчан гына балаларны

Башкорт калкыр дигән шик еңне...

Бердәм булса, алар зур көч тиеп,

Аямаган алар халыкны.

Никадәр башкорт гади-фәрман белән

Гади түгел хәлгә юлыкты.

Никадәр милләттәшем читтә калды,

Төшеп калган кебек карптан.

Ярый әле үкләр кавемемне

Рухи чәмле итеп яраткан!

Бер йөрәкле телгеләнгән кебек,

Аннан-моннан җирләр бачылган:

Минзәләнең елгалары сыктый,

Ырынбурда илай чал кылган.

Баш йортыңда башкорт булу – бер хәл,

Башкорт булып кара син читтә!

Чиләбенең башкортлары безгә

Чын башкорт рухын күрсәтә!

Чиләбенең башкортлары безгә

Алып килә сугышчы комнарын.

Үз нияте белән вата инде

Алар Русия сиге диварын.

Милләт каны кайнап торгач, әнә,

Сөйләшәләр гүзәл сөйләштә!

Чиләбенең батырларын дөнья

Еңә алганы юк көрәштә!

Чиләбенең башкортына, әйтерсең,

Берсе-булмаган илнең кергәндә.

Кан хәтере белән асты алар

Русия киңлегенең бикләрен.

Чиләбегә хәзер бармайым мин,

Чиләбегә хәзер мин кайтам.

Ата-бабам каны тамган җирдә

Башкорт кәгбәсе дип яратам!

Чиләбедә – Зәйнулланың эле!

Акмулланың соңгы сулышы.

Зур Башкортстан бердәмлеге –

Киләчәккә безнең юл бу!

Лариса Абдуллина[1]

Искәрмәләр[вики-текстны үзгәртү]

Яңа мәкаләләр

Сылтамалар

Яхшы мәкалә

Әнвәр Әсфәндиярев (Әнвәр Закир улы Әсфәндиярев, , — , ) — тарихчы, тарих фәннәре нәмзәде (1970), БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985), ССҖБнең югары мәктәп әтличниге (1984), Зәки Вәлиди ис. (1997) һәм БР дәүләт (2007) премияләре лауреаты, Башкортстанның тарихы елъязмачы.

Искәрмәләр[вики-текстны үзгәртү]

(дәвамы)

Яхшы рәсем

Сибайда 1812 елгы Ватан сугышында башкорт гаскәре полкларына Һәйкәл.
Яңалыклар

  • 2018 елда 22-24 апрельда Уфада Татарстан башкортлары мәдәнияте көннәре уздырыла. Башкортстанның Халыклар дуслыгы йортыннан хәбәр итүләренчә, кунакларны бай программа көтә. Анда шәһәр музейлары, мәдәният учреждениеләре, мәгариф оешмалары һәм истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр, Татарстан Республикасының рәсми делегациясе әгъзаларының ярдәмне чаралары хезмәткәрләре белән очрашуы каралган. Кардәш республиканың делегациясендә — 50 кеше.[1]

Искәрмәләр[вики-текстны үзгәртү]

Сез беләсезме...

  • Барый Кәлимуллин - башкортлардан чыккан беренче һөнәри архитектор,
    Тимергазин Кадир Рәхим улы - башкортлардан беренче геология-минералогия фәннәре докторы,
    Гафиятулла Арсланов - башкортлардан беренче Советлар Берлеге Герое
    Каһым түрә башкортлардан беренче Русия хәрби мәктәбен тәмамлаучы һәм башкортлардан беренче Русия полковник хәрби дәрәҗәсен алучы
    дип саналалар.
  • Исмәгыйль Тасимов (баш. Исмәғил Тасимов)— тау сәнәгатьчесе. Русиянең башлангыч техник югары уку йорты — Санкт-Петербург тау институтын ачучы. Бу институт Фейнберг дөньяда беренче тау академиясыннан җиде ел гына соңрак ачылган.
  • Русия империясе чорында башкортларда Әманәтлек институты билгеле. Рус чиновниклары башкортлар килешүне тәэмин итү өчен улар арасынан кешене алганнар һәм ул Әманәт сараенда тотылган. Екатиринбурда Әманәтлек избасында 300 Әманәт — башкорт ыруларының балалары сакланган.

Сезне Башкорт кабиләләре турында мәкаләләр язу эшенә чакырабыз.