Портал:Башкортстан/Шәхес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан/Шәхес latin yazuında])

Даян Мурзин (19212012) — «Кара генерал», Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган легендар шәхес, Чехословакиянең Милли батыры, Адольф Һитлерның шәхси дошманы. Даян Фәтхелбаян улы 1921 елның 20 гыйнварында Бакалы районының Иске Балыклы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Гаиләдә 10 бала — бер кыз, тугыз малай үстеләр. Даян Мурзин балачактан укытучы булырга хыялланды. Аеруча математика фәнен яратып укыды. Мәктәптән соң, укытучы булырга теләп Кушнаренко педагогика училищесына белем алырга киткән. Аны тәмамлап авыл мәктәбендә мөгаллимлек итә башлаган. (дәвамы)