Портал:Биология/Шәп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биология/Шәп мәкалә latin yazuında])

Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota) — үсемлекләрдән һәм хайваннардан нык аеры­лып торган мөстәкыйль патшалык. Кимендә 100 мең төрне үз эченә алган гөмбәләр патшалыгын мико­логия (грекча «микос» — гөмбә, «ло­гос»— тәгълимат) фәне өйрәнә.

Гөмбәләрнең фотосинтез процессын тәэмин итүче пигменты — хлорофилы булмый, ягъни алар — гетеротрофлар. Гөмбәләрнең кайбер үзлекләре аларны хайваннар белән якынайта: мәсәлән, матдәләр алмашы продуктлары арасын­да мочевина булу; күзәнәк тышчасында (буынтыгаяклыларның тән япмасында­гы кебек) күмерсулархитин; запас про­дукт (үсемлекләрдәге кебек крахмал тү­гел) гликоген булу. Икенче яктан, тук­лану ысулы (азыкны йотып түгел, бәлки суырып тукланалар), чикләнмәгән үсүе һәм хәрәкәтләнмәве белән алар үсемлек­ләрне хәтерләтәләр.

Гөмбәләрнең үзенчәлекле билгесе аларның вегетатив өлешенең төзеле­шендә күренә. Бу — тармакланган нечкә җепләрдән — гифлардан торган гөм­бәлек, яки мицелий.