Портал:Гөмбәләр/Шәхес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөмбәләр/Шәхес latin yazuında])

Э́лиас Ма́гнус Фрис (швед. Elias Magnus Fries, 1794—1878) — швед милләтле ботаник һәм миколог, «микология атасы». Пастор гаиләсендә туа, белемне Лунд университетында ала; 1814 елда приват-доцент дәрәҗәсенә чыга, 1834 елда Уппсала университетының практик икътисад профессоры, 1851 елда шул ук университетның ботаника профессоры, музее һәм ботаник бакчасы мөдире. 1859 отставкага чыга. Халыкара фәнгә керткән өлеше буенча иң билгеле хезмәтләре:

  • «Observationes Mycologicae» (Копенгаген, 1815—1818 (лат.)),
  • «Systema orbis vege tabilis» (Лунд, 1825 (лат.)),
  • «Elenchus Fungorum» (Грейфсвальд, 1828 (лат.));
  • «Systema Mycologicum» (Лунд һәм Грейфсвальд, 1821—1830 (лат.); «Микологик система»)
  • «Lichenographia Europaea reformata» (Лунд һәм Грейфсвальд, 1831 (лат.));
  • «Lichenes Suecciae eksiccati» (Лунд, 1824—1833 (лат.)).,
  • «Novae Symbolae Mycologicae» (1851 (лат.));
  • «Icones selectae Hymenomycetum nondum delineatorum» (1867—1875 (лат.)).