Портал:Журналистика/Беләсезме
- «Безнең гәҗит» һәм «Ирек мәйданы» газетасы - дәүләти ярдәм алмыйча соңгы елларда укучылар саны ягыннан иң актив үсеш күрсәткән татар гәҗитләре.
- Дөньяның иң күп таралган гәҗитләр исемлегендә (ингл.) беренче бишлеккә дүрт Япония гәҗите кергәндә, Нью-Йоркта әзерләнеп дөнья буйлап 2 млн. данәдән артык булган тиражы белән чыгучы АКШның иң күп укылган The Wall Street Journal гәҗите - 9 урында.
- 2012 елның октябрь ае мәгълүматларына нигезләнгән Интернетта укылу буенча алдынгы гәҗитләр исемлегендә (ингл.) 4 урынны инглиз-телле гәҗитләр тота.
- Татар дөньясында иң озак туктаусыз чыга торган гәҗитләр:
- Татарстан Республикасының «Ватаным Татарстан» газетасы (1918) һәм Башкортстан Республикасының «Кызыл таң» газетасы (1918) бүлеп торалар,
- Балалар гәҗитләре арасында иң олысы - Казанда чыгучы «Сабантуй» газетасы (1924).