Портал:Идел буе Болгары/Шәхес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел буе Болгары/Шәхес latin yazuında])

Мөэмин ибн Әхмәд яки Мөэмин ибн Әхмәд әмир, Мөэмин-1 (ﻣوُﺀﻣﻳن ﺋﻳﺒن ﺋﻪﺣﻣﻪﺩ) (Х гасыр) — Идел буе Болгары хәкиме, Әхмәд ибн Җагфар әмир улы, Алмыш әмир оныгы, Идел буе Болгары җирләрен берләштерүче.

Мөэмин ибн Әхмәд бөтен болгар кабиләләре һәм Идел буенда яшәгән халыклар бердәм дәүләттә берләштергән. Сувар шәһәре Ислам канунына буйсынган. Мәҗүсилектә калган болгарлар көнбатышка күчкән - бу чуаш халкы бабалары. Ислам динле болгарлар - Казан татарлары бабалары, алар төп болгар шәһәрләре - Болгар, Сувар, Биләр, Җүкетау, Кашан, Чаллы, Казан салганнар, бай болгар-татар мөселман мәдәнияте иҗат иткән.

Шулай итеп Мөэмин ибн Әхмәд хәкимлегеннән соң, болгарлар - мәҗүси болгарларга (чуашлар) һәм Ислам динле болгарларга (Казан татарлары бабалары) аерылган.