Портал:Интернет/Кереш сүз
Интернет яки Пәрәвез (ингл. Internet, Interconnected Networksтан кыскартылган) — мәгълүмати чыганакларның бөтендөнья глобаль системасы.
Бөтендөнья пәрәвезе (World "Wide "Web, WWW) — үзара гиперсылтамалар белән тоташкан документлар системасы (челтәре) ул. Шәхси адреска ия булган һәрбер аерым документ Web-бит дип атала.
Һәрбер Web-бит шул ук санакта яисә челтәрнең башка санагында сакланучы башка битләр белән күптөрле бәйләнешкә ия була ала.