Портал:Казан/Казан шәхесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан/Казан шәхесе latin yazuında])

Владимир Илья улы Ленин (чын фамилиясе Ульянов; рус. Влади́мир Ильи́ч Ле́нин) — Русия империясе һәм СССР сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, большевиклар фиркасен нигезләүчесе. 1917 елның Бөек Октябрь инкыйлабын оештыручылардан берсе. Фәлсәфәче, марксист, публицист, Өченче коммунистик интернационалны оештыручы, СССР нигезләүчесе. Фәлсәфә һәм икътисад өлкәсенә карый торган фәнни хезмәтләре бар.

Атасы — күренекле мәгърифәтче Илья Ульянов Сембер губернасы дәүләт мәктәпләре буенча баш инспектор. Улы Сембернең гимназиясендә укый. 1887 елны Казан университетының юридик факультетына укырга керә.

Биредә үзенең революцион эшен башлый. Шул ук елны студентлар арасында фетнәдә катнашканлыктан, университеттан куыла. Мәхкәмә аны хөкем итеп Казан өязендәге Апакай авылына «сөрген»гә җибәрә.