Портал:Кайбыч районы/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайбыч районы/Сайланган мәкалә latin yazuında])

Иске Чәчкаб (tat. İske Çәçqab, рус. Старые Чечкабы )Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы авыл. Олы Кайбыч, Симәки, Афанасьевка авыллары белән бергә Олы Кайбыч авылы җирлегенә керә.

Казаннан 100, Олы Кайбычтан 5, Колангы тимер юл станциясеннән 25 чакрымда урнашкан.

Риваять буенча, Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алу вакытында Иске Чәчкабта ике морза: Колый (Кулай) би һәм Чәчкә би яшәгән. Колый би Иван Грозный гаскәрләренә кушылып, Казанны яулап алуда катнашкан, шул хезмәте өчен патша аңа толып бүләк иткән. Ә Чәчкә би, киресенчә, Патша гаскәрләренә каршы сугышкан һәм шул сугышта һәлак булган. Авылның исеме дә Чәчкә би дип аталып йөртелә, имеш.