Портал:Кама Тамагы районы/Кама Тамагы шәхесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама Тамагы районы/Кама Тамагы шәхесе latin yazuında])

Ибраһим Гази, чын исеме Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев (1907 елның 4 феврале1971 елның 21 феврале) — татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

Ибраһим Мингазиев 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Карамалы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук төрле михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 1919-1924 елларда ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала, шунда комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшчәнлеген башлый. 1924 елда яшь егетне Казандагы өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Ибраһим Гази башта комсомолның Кукмара волость комитеты секретаре, аннары Мамадыш кантон комитеты секретаре, 1929-1931 елларда исә комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта ул Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррирлек вазифаларын башкара. 1927 елда Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. Шушы ук елларда Ибраһим Газиның актив иҗат эшчәнлеге дә башлана. Аның беренче әдәби әсәрләре — лирик парчалары («Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» һ.б.) матбугатта 1929 елда басылып чыга.