Портал:Мифология/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мифология/Сайланган мәкалә latin yazuında])

Шүрәлетатар мифологиясе һәм гомум төрки мифология персонажы, урманда яши торган, күбесенчә явыз рух. Татар әдәбиятында ул Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы аша киң билгеле.

Шүрәле кыяфәте белән кешене хәтерләтә. Куллары озын. Урман буйлап йөргәндә, алар тезгә, тез очларына тиеп китәләр, ә кайвакыт очлы үткен тырнаклары җиргә тиеп бара. Урман сукмагында биш сызык очраса, алар Шүрәленең тырнак эзе, имеш. Бармагы кургаш кебек каты,тырнаклары кәкре. Бармакларында йон бөтенләй юк, алар бик күп җыерчыклар белән чорналган. Шүрәленең тәне йөнтәс яки ялангач, башы кечкенә, күзләре зур, кайчак колаклары бик озын, күкрәкләре аска салынып төшкән. Шүрәленең гәүдәсе кешедән күпкә зуррак, биегрәк. Чандыр, озын буе белән ул урман ешлыгында агачлардан аерылмый диярлек.

Шүрәле еш кына кешеләрдән калган сәләмәләргә төренеп йөри. Ул бигрәк тә иске бүрек кияргә тырыша. Моның сәбәбе анык: Шүрәленең маңгай турысында кечкенә генә мөгезе бар. Бүрек кашын төшереп, ул шул мөгезен кеше күзеннән яшерергә тели.

Шүрәленең култык астында тишек бар. Аның аша Шүрәленең бөтен эчке әгъзалары да күренеп тора, имеш. Шуңа күрә бу зат кулларын беркайчан да югары күтәрми, чөнки култык астындагы тишеккә агач төртелергә мөмкин. Халык ышанулары буенча, ул тишеккә таяк яки бармак тыксаң, Шүрәле үлә.

Шүрәле кеше кебек сөйләшә ала.